Балтач таңнары
+14 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Хокук
18 Июня 2019, 11:49
Көмьязы авылында 2013 елның көзендә кылынган җинаять ачылды
Көмьязы авылында яшәүче кеше, кеше үтерүдә гаепләнеп озак вакытка ирегеннән мәхрүм ителде.
Көмьязы авылында яшәүче кеше, кеше үтерүдә гаепләнеп озак вакытка ирегеннән мәхрүм ителде.
2013нче елның 4нче октябрендә була бу хәл. Көмьязы авылында яшәгән, Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләгән ике ир, эчкән хәлдә бәхсәкә кереп китәләр һәм шәхси мөнәсәбәтләргә бәйле, берсенең күңелендә икенчесен үтерү уе туа.
Уйлаганын эшләү теләге, кеше үтерү максаты белән ул металл торба тотып янәшәсендәгенең башына сугып авыр травма сала, нәтиҗәдә, соңгысы вакыйга урынында күзләрен йома.
Аннары, аның үлеменә ышангач, мәетне юк итү максатыннан, каравылчы өеннән алып чыга, электән суүткәргеч салу өчен казылган чокырга ыргыта һәм көрәк белән өстен җир белән күмә.
Мәет 2018нче елда суүткәргечне ремонтлаган вакытта табыла.
Балтач районара суды чыгарган хөкем карары белән әлеге җинаятьне кылуда гаепле шәхес кеше үтерүдә (РФ Җинаять кодексының 105нче статьясының 1нче өлеше) гаепле дип танылды һәм 8 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Бу елларны ул катгый режимдагы холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк.
Булат ГАЛИӘКБӘРОВ, район прокуроры.
Фото Интернет челтәреннән.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"