Тиз арада киң таралган хәбәр артында нәрсә ата соң? Бак дисәң, элекке эше җир мөнәсәбәтләренә бәйле булгач, ул җир махинацияләрендә гаепләнә. Гурьев әфәндегә карата РФ Җинаять Кодексының 286-чы статьясының 3 өлешендәге "в" пункты - вазифасын артык файдалану буенча эш кузгатылуы мөмкин икән.
Тәфтишчеләр фаразы буенча, ул җир бәяләре кадастр бәяләреннән күпкә киметелгән тәртиптә Уфада законнан тыш ике җир участогы сатуны оештырган.. Нәтиҗәдә Башкортстан казнасы 27 миллион сумнан колак каккан.
Тикшерү эше дәвам итә.