Барлык яңалыклар
Хокук
13 март 2019, 11:28

Балтачлыларны кредит алганда игътибарлы булырга чакыралар

Күп гражданнар еш кына кредит алуның ахыры турында уйланмыйлар, кредит алалар да, түләргә „оныталар”.

Күп гражданнар еш кына кредит алуның ахыры турында уйланмыйлар, кредит алалар да, түләргә „оныталар”.
Кызганыч, күп вакыт төп бурычлының бурычларын үтәү аның җаваплылыгын үз өстенә алучыга төшә. Ышанучан кешеләр аферистлар корбанына әйләнгән очраклар да бар. Соңгылары бурычларын түләүдән бөтенләй читләшәләр. Бүген суд приставларының Балтач районы бүлеге башкаруында кредитлар буенча 77 млн 203 мең сумлык бурычны юллау турында 1030 башкару эше документы тора. Чагыштыру өчен: узган елның шул чорында кредит буенча 56 млн сумлык бурычны юллау буенча 889 башкару производствосы исәплән иде.
Кызганычка каршы, бу категориядәге башкару производстволары саны күренеп арта. Бу, беренче чиратта, производствоның, эш урыннарының кыскаруына бәйле.
Бурычлының түләргә акчасы юк, ә кредитның суммасы аны кулланган өчен процентлар, неустойкалар һәм дәүләт пошлинасы исәбенә арта. Икенчедән, күп гражданнар явыз ният белән шушы адымга барган кешеләрнең бурычын түләү җаваплылыгын үз өсләренә алып „утырып калалар”. Бусагаларында суд карарын тотып суд приставларын күргәч кенә ялгышканлыкларын аңлыйлар.
Суд приставларында эшләүчеләр даими рәвештә бурычлы кешеләрнең адреслары буенча рейдлар үткәрәләр. „Башкару производствосы турында”гы Федераль закон суд приставларына төрле инстанцияләрдән бурычлылар турында информацияне, алар исемендәге милеккә кагылышлы мәгълүматны сорап алырга рөхсәт итә. Закон шулай ук бурычлының милкенә арест салырга, бурычын хезмәт хакыннан, пенсиясеннән юлларга рөхсәт итә. Кредит бурычын түләүдән явыз уй белән читләшү җинаять җаваплылыгына китерә. (Бу җаваплылык РФ Җинаять кодексының 177нче сататьясында каралган). Әгәр дә бүгенге көнгә бурычлының кредитын түләргә акчасы, мөлкәте булмаса да, бурычны юллаучы аны тулысынча түләп беткәнче кабат суд приставлары хезмәтенә башкару документы бирергә хокуклы.
Кабат хәтерегезгә төшерәбез: бурычка акча алучы кешенең җаваплылыгын үз өстегезгә алганда уйлап эш итегез. Икеләнәсез икән, вакытында „юк”, дип әйтә белегез. Кредитка алынасы сумма белән үзегезнең керемне чагыштырып карагыз. „Бурыч кайтарылыга тиеш” дигән халык әйтемен истә тотыгыз.
Алмаз ӘХКАМОВ, Балтач районы суд приставлары бүлеге начальнигы — өлкән суд приставы.
Читайте нас: