Уфа районында 53 яшьлек балалар бакчасы мөдиренә карата ике җинаять эше кузгатылган.
Ул шушы вазифада 2011 елда учреждениегә каравылчы алу турында боерык әзерли һәм кул куя. “Эшкә алынган” Уфа районы хатыны бу турыда үзе хәтта белми дә.
Аннан соңгы дүрт ел дәвамында мөдир әлеге “хезмәткәр”не учреждениедәге төрле вазифаларга күчереп йөртә, эш вакыты исәбе табелен тутырып бара. Шушы нигездә банк картасына күчерелеп килгән акчаны үзе ничек теләсә шулай тотына.
Болар белән генә бетми әле мөдирнең мутлыгы.
Шундый ук юл белән балалар бакчасына “җыештыручы” да алып, эш хакын файдаланып тора ул.
Без капчыкта ятмый, ди халык. Яшерен эш барыбер “тишеп” чыккан.
Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.