Нәрсә ул киске (валежник)? Ул – җил-давыл, кар авырлыгы, кору һәм төрле чирләр аркасында җиргә ауган агач. Аны алу өчен кемнән рөхсәт сорарга, дип кызыксыналар. Җавап: кискене алу өчен беркемнән дә рөхсәт кирәкми.
Урманга ауган агач алырга барганда үзең белән балта һәм пычкы алып барырга мөмкинме, диләр. Әйе, мөмкин. Бернинди дә тыю юк. Чөнки җиргә ауган агачны төяп алу өчен аны өлешләргә бүләргә кирәк.
Кискене елның һәр мизгелендә алырга мөмкин. Тик янгын хәвефенә бәйле урманнарга махсус режим кертелгән вакытта гына ярамый.
Кискене барлык урманнарда да әзерләргә мөмкин. Бары тик урман кисү, алдан әзерләнгән агачны саклауга салу урыннарында гына тыела.
Шуңа игътибарыгызны җәлеп итәсем килә, БР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2018 елның 26 декабрендә үзенең территориаль подразделениеләренә җибәрелгән хат кире кагылды һәм ул кулланылырга тиеш түгел. Анда киске алырга теләгәндә бу хакта башта урман саклау органнарына хәбәр итәргә һәм ауган агач әзерләү өчен рөхсәт алырга кирәклеге турында сүз бара. Бүгенге көндә министрлыкларга законны куллану буенча яңа хатлар җибәрелде. 12 гыйнварда БР Урман хуҗалыгы министры һәм аның урынбасарлары белән очрашу вакытында югарыдагы мәсьәләләр килешенде.
Барыгызга да мәгълүм, тере агачларны законсыз кискән өчен административ җаваплылык каралган, аерым очракларда, китерелгән зыянга бәйле, җинаять җаваплылыгы да кулланылуы ихтимал. Янә егылып яткан агачны алганда аның кипкән ботакларын урманда калдырмавыгызны сорар идем, чөнки алар урманны пычратып кына калмый, янгын хәвефе дә тудыра.
Бу закон авыл кешеләренә аерыуча кирәк, дип саныйм. Чөнки егылган агачларның кәүсәсе утын итеп файдаланылудан тыш, хуҗалыкта баганаларны алыштыру һәм башка ихтыяҗлар өчен кулланылырга мөмкин.
Ауган агач әзерләүгә бәйле мәсьәләләр килеп туса, миңа түбәндәге адрес буенча хәбәр итүегезне сорыйм: Уфа шәһәре, Цюрупа урамы, 17.