Барлык яңалыклар
Хокук
4 декабрь 2018, 18:23

Законсыз корал саклаган балтачлылар аны тапшырып, акчалата бүләк алала

Республика халыкны социаль яклаү үзәгенең Бөре районы һәм Бөре шәһәре бүенча филиалы гражданнарда законсыз сакланган корал һәм сугыш кирәк-яракларын тапшырган өчен акчалата бүләкләү мөмкинлегеннән файдалану турында хәбәр итә.

Республика халыкны социаль яклаү үзәгенең Бөре районы һәм Бөре шәһәре бүенча филиалы гражданнарда законсыз сакланган корал һәм сугыш кирәк-яракларын тапшырган өчен акчалата бүләкләү мөмкинлегеннән файдалану турында хәбәр итә.
Корал һәм сугыш кирәк-яракларының законсыз әйләнешен кисәтүне активлаштыру һәм гражданнарны республикадагы җинаятьчелеккә каршы көрәшкә җәлеп итү максатыннан Башкортстанда гражданнар кулында законсыз сакланган корал һәм сүгыш кирәк-яракларын ирекле тапшырган өчен түләү тормышка ашырыла.
Үзләрендә законсыз корал сакланган, аны тапшырырга теләге бүлган гражданнар яшәгән урыннары буенча эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итәргә, түбәндәге документлар һәм әйберләрне китерергә тиешләр:
*тапшырасы коралның төрен, маркасын, калибрын, мылтыкның номерын, сугыш кирәк-яракларының санын, төрен, чыгышын һәм алу юлын күрсәтергә;
*паспорт яки аны алыштыра торган документ;
*корал, сугыш кирәк-яраклары.
Гражданнарны бүләкләү яшәгән урыны буенча Республика халыкны социаль яклаү үзәге филиалы тарафыннан тормышка ашырыла.
Бүләкләүне алу өчен гражданин лицензия-рөхсәт бирү үзәгеннән үзенә андый бүләкләүне күрсәтү һәм аны алу турында белдерү кәгазен түбәндәге документлар белән китерергә тиеш:
*паспорт яки аны алыштыра торган документ;
*гариза бирүченең банк реквизитлары (бүләкне кредит оешмасы аша алган очракта).
Гражданнар алган бүләкләү сүммасыннан салым һәм җыемнар турындагы законга ярашлы салым тотыла (моның өчен ИНН документын күрсәтү шарт).
Р. КӘБИРОВ, филиал директоры.
Читайте нас: