Барлык яңалыклар
Хокук
14 сентябрь 2018, 12:10

Бурычларын вакытында түләмәгән балтачлыларны нәрсә көтә?

Районда „Бурычлы” операциясе үтә.

Районда „Бурычлы” операциясе үтә.
Кылынган административ хокук бозу өчен җәза үтәүне тәэмин итү, эчке эшләр органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү йөзеннән агымдагы елның 11 сентябреннән районда „Бурычлы” дигән шартлы баш астында оператив-профилактик чара башланды.
Бу вакыт эчендә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, суд приставлары белән берлектә, салынган штрафларын вакытында түләмәгән һәм явыз уй белән түүләмәүчеләрне административ җаваплылыкка тарттыралар.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре кабат бер нәрсәне искә төшерә: Административ хокук бозулар кодексның 32.2нче статьясына ярашлы, административ штрафны, административ җаваплылыкка тарттырылган кеше штраф салу турындагы карар законлы көченә кергәннән соң 60 көннән дә соңламый түләргә тиеш. Бу вакыт эчендә түләмәгән очракта гражданинга РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25нче статьясының 1нче өлешендә каралган административ хокук бозу турында протокол төзелә. Кодексның бу статьясында түләнмәгән штарфтан ике тапкыр күбрәк, әмма 1000 сумнан ким булмаган күләмдә административ штраф салу, яисә 15 тәүлеккә кулга алу, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итү каралган. Администатив җаваплылыкка тарттыру аны беренчел штрафны түләүдән азат итми.
Операция 19 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Түләнмәгән штрафлар турында информацияне түбәндәге адрес буенча белә аласыз: Башкортстан Республикасы, Балтач районы, Иске Балтач авылы, Киров урамы, 1 санлы йорт.
Әлфинә ФАЗЛЫЕВА, административ законлылыкны үтәү юнәлеше өлкән инспекторы полиция өлкән лейтенанты.
Читайте нас: