Барлык яңалыклар
Хокук
30 март 2018, 12:18

Балтачлылар да гражданнар кулындагы корал алуга рөхсәтне электрон рәвештә рәсмиләштерә алалар

Башкортстан Республикасы Росгвардия идарәлегенең Аскын, Балтач, Караидел, Мишкә, Тәтешле районнары буенча лицензия-рөхсәт бирү эше бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Ф. СИЯПОВ балтачлыларны Лицензия – рөхсәт бирү эшен — электрон рәвештә башкарырга чакыра.

Гражданнар кулындагы корал алуга, шулай ук шәхси саклаучы таныклыгын кабат рәсмиләштерүгә лицензия алу (озайту) буенча дәүләт хезмәтеннән файдалануга республика Росгвардия идарәлегенең Караидел районы буенча лицензия-рөхсәт бирү бүләкчәсе гариза белән дәүләт хезмәтләренең Бердәм порталына (www.gosuslugi.ru) мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Болай эшләү власть органнарына килү санын һәм гариза бирүчеләрнең көтү вакытын кыскарта.
Гариза каралганнан, аны тутыруның дөреслеге, тулылыгы тикшерелгәннән һәм законда билгеләнгән вакыт үткәннән соң гариза бирүче республика Росгвардия идарәлегенең Балтач районындагы бүлекчәсенә килеп әзер лицензияне, коралга рөхсәтне яки шәхси саклаучы таныклыгын ала.
Теркәлү өчен техник мөмкинлеге булмаган гражданнарга уңайлы булсын, яки Дәүләт хезмәтләре порталында башка эшләр эшләү өчен Хезмәтләндерү үзәкләре оештырылды.
Гражданнар үзләренә уңайлы күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итә алалар. Анда аларга квалификацияле ярдәм күрсәтеләчәк.
Читайте нас: