Узган елның ноябрь аенда Балтач районара суды 1971 елда туган, электән хөкем ителгән Х.га карата алты елга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимдагы колониягә җибәрү турында хөкем карары чыгарды.
Балтач районының бер авылында туган, урта һөнәри белемгә ия, хәрби хезмәттә булган, гаиләсез, эшләмәүче, электән җинаять җаваплылыгына тарттырылган Х., ирегеннән мәхрүм итү срогын үтеп туган авылына кайта. Тыныч тормышта үз урынын тапмый, эшкә урнашмый, башкаларга зыян салу гадәтен дәвам итә.
2016 елның 22нче ноябрь көнендә тәүлекнең караңгы сәгатьләрендә Иске Балтач авылының Үзәк урамындагы 52нче санлы йортка кереп бүлмә уртасына иске гәзитләр таратып сала һәм шырпы кабызып аларны яндыра. Ут таралганны көтеп тора һәм йорттан чыгып китә. Х.ның җинаяти кылыклары нәтиҗәсендә йорт хуҗасына 45 000 сумлык материаль зыян килә.
2017 елның 18нче июнь төнендә Х., чит кеше милкенә зыян салу уе белән Иске Балтач авылының Кооператив урамындагы 38 санлы йортның сараена үтеп керә һәм газ зажигалкасы ярдәмендә печән өеменә ут төртә. Бу юлы да утның таралуын көтеп тора һәм сарайдан чыгып китә. Янгын телләре хуҗаның сарае һәм мунча бинасының өлешен юкка чыгара. Нәтиҗәдә бу йортта яшәүчеләр 30 000 сумлык зыян күрә.
2017 елның 2нче август төнендә дә йокламый җинаятьче. Иске Балтач авылының Үзәк урамындагы 36нчы санлы йортта яшәүче хуҗаларның сарае янына килә һәм кулындагы җайланмасы ярдәмендә сарайга якында урнашкан агач корылмага ут төртә. „Тырышлыгы”ның нәтиҗәсенә ышангач, җинаять урыныннан китә. Ә менә аның җинаяти кылыгы бу гаиләгә сарай һәм аның эчендәге мөлкәте юк ителеп 270 000 сумлык зыян сала.
Болар белән генә туктамый Х.ның кылыклары. 2016 елның октябрь аенда күмәк хуҗалыкның товарлыклы-сөтчелек фермасы терриориясенә барып наркотик матдәле киндер (конопля) сабаклары җыя. 490 грамманан ким булмаган күләмдә бу үлән сабакларын киптереп өендә законсыз саклый.
2017 елның март аенда үткәрелгән физика-химия экспертизасы биргән белешмәдә бу үсемлектә наркотиклы матдә барлыгы ачыклана.
Киндер үсемлеге „Наркотиклы һәм психотроп матдәләре булган һәм Русия Федерациясендә контрольгә алынырга тиеш үләннәр исемлеге”нә кертелгән. Бу исемлек РФ Хөкүмәтенең 2010 елдагы 934 санлы Карарында расланган.
РФ Хөкүмәтенең 1002 санлы Карарына ярашлы, 100 граммнан арткан күләмдәге киндер массасы зур күләмдә дип санала.
Хөкем ителүче Х., үзенә күрсәтелгән гаепләүне тулысынча аңлады, аның белән килеште, гаебен таныды.
Җинаятьченең зур зыян салу юлы белән чит кеше мөлкәтен аңлы рәвештә юк итүе РФ Җинаять кодексының 167нче статьясының 2нче өлешендә каралган җинаятьләр буларак квалификацияләнде.
Зур күләмдә наркотиклы матдәле үсемлек өлешләрен законсыз табу һәм саклавы РФ Җинаять кодексының 228нче статьясының 2нче өлешендә каралган җинаять дип танылды.
Зыян күрүчеләр дә, дәүләт гаепләүчесе дә чыгарылган хөкем карары белән килеште.
Ә Х. тарафыннан кылынган җинаятьләр, җинаять эше буенча җыелган раслаучы дәлилләр белән расланды.