Балтач таңнары
+13 °С
Дождь
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Хокук
31 Января 2018, 11:31
Эшкуар танылган фирма билгесе астында ялган товар сатканы өчен штрафка тарттырлды
Балтач эшкуары үзенең кибетендә танылган фирма логотипы логотипы астында ялган товар саткан өчен җаваплылыкка тарттырылган.
Район прокуратурасы район җирлегендә хезмәт күрсәтү законнары ничек үтәлеүен һәм товар билгеләре урынлы куллануын тикшерде.
Нәтиҗәдә, эшкуар М.В. тарафыннан товар билгесе законсыз рәвештә куллану факты ачыкланды.
Законга ярашлы, товар билгеләрен бары тик хокукы булган шәхесләр генә куллана ала.
Эшкуар үзенең кибетендә „STIHL” логотипы астында ялган товарлар (ягулык присадкалары) саткан. Данлыклы фирма товарын сатып алган клиентларда продукция сыйфаты икеләнү тудырмаган. Ә чынында эшкуар кулланучыларга товарын алдап саткан.
Район прокуратурасы шәхси эшкуарга карата „РФ Административ хокук бозулар турында кодексы” 14.10нчы маддәсенең беренче өлешенә (товар билгесен законсыз куллану) нигезләнеп, административ эш кузгатты һәм аны республиканың Арбитраж судына җибәрде. Суд карары белән закон бозучыга 10 мең сум күләмендә штраф салынды. Моннан тыш, 20 берәмлек ялган продукция тартып алынды.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"