Барлык яңалыклар
Хокук
12 гыйнвар 2018, 12:49

Бүген Русия Федерациясе прокуратура хезмәткәрләре көне

1995 елда Русия Федерациясе Президенты Указы белән 12нче гыйнвар Прокуратура хезмәткәрләре көне дип игълан ителә.

1995 елда Русия Федерациясе Президенты Указы белән 12нче гыйнвар Прокуратура хезмәткәрләре көне дип игълан ителә.
Пётр I тарафыннан булдырылган система барлыкка килгән дәвереннән башлап илдәге законлылык һәм хокук тәртибенең ышанычлы гаранты. Үзенең тарихында прокуратура структурасында, эшчәнлек принципларынада һәм юнәлешләрендә сизелерлек үзгәрешләр кичерде. Бары бер принцип — законның югары урынны тотуы һәрвакыт үзгәрешсез кала.
Район прокуратурасының узган 2017 елгы эшчәнлегенә килгәндә, прокурор күзәтчелегендә гражданнар һәм җинаять суд производстволары өлкәсендә гражданнарның хокукын һәм иреген яклау, балигъ булмаганнарның һәм яшьләрнең бозылган хокукларын тергезү, әйләнә-тирә мохитне саклау, коррупциягә каршы көрәшү, экстремизм һәм террорчылыкка каршы тору, эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының хокукларын яклау һәм башкаларны өстенлекле юнәлешләр булды дип билгеләргә була.
Узган елда район прокуратурасы тарафыннан закон бозуларның 981 очрагы фаш ителде. Аларны бетерү максатларыннан 136 законсыз хокукый актларга протест белдерелде, 1 млн. сумнан артык суммалык 507 иск (гариза) судка юлланды. Алар барысы да каралып канәгатьләндерелде. Барлыгы 223 представление кертелде, закон бозуга юл куймау турында бер кисәтү игълан ителде, 71 кеше административ җаваплылыкка тарттырылды, прокурор тикшерүләре материаллары буенча 4 җинаять эше кузгатылды. Гражданнардан кергән 80нән артык мөрәҗәгать һәм гариза каралды.
Бүгенге көндә җаваплы өлкәдә көч салган барлык хезмәттәшләремне Русия Федерациясе прокуратура хезмәткәрләре көне белән кайнар котлыйм. Җиңел булмаган, әмма рәхмәтле эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге, үзләренә һәм якыннарына ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телим!
Читайте нас: