Барлык яңалыклар
Хокук
29 ноябрь 2017, 10:30

Салымың түләнгәнме?

Җире, өе, фатирлары, транспорт чаралары, гаражлар яки машина-урыннары булган барлык русиялеләр 1 декабрьгә кадәр 2016 ел өчен салым түләргә тиешләр.

Җире, өе, фатирлары, транспорт чаралары, гаражлар яки машина-урыннары булган барлык русиялеләр 1 декабрьгә кадәр 2016 ел өчен салым түләргә тиешләр.
Билгеләнгән түләү суммалары күрсәтелгән уведомлениеләрне Федераль салым хезмәте көз көне үк таратты. Күпчелек салым түләүчеләр аларны 30 октябрьгә кадәр алырга тиешләр иде.
Әгәр дә ниндидер сәбәпләр белән хат килмәгән икән, салым түләмәгән өчен җаваплылык ведомстовга түгел, салым түләүчегә ята. Шулай булгач, барлык информацияне Федераль салым хезмәте сайтына кереп шәхси кабинеттан кабат тикшерү бик урынлы.
Хәтерегезгә төшереп үтәбез:
Салым 1 декабрьгә кадәр түләнмәгән булса, салым түләмәүчегә 2 декабрьдән пенялар исәпләнә башлый. Ә бу, үз чиратында, суд юлы таптау, башка күңелсезлекләргә китерергә мөмкин.
Читайте нас: