Барлык яңалыклар
Хокук
28 ноябрь 2017, 16:57

Хезмәт хокуклары бозылганда кайда мөрәҗәгать итәргә?

Башкортстанда хезмәт законлылыгын һәм башка норматив-хокукый актларның үтәлешенә федераль дәүләт күзәтчелеген Дәүләт хезмәт инспекциясе башкара.

Башкортстанда хезмәт законлылыгын һәм башка норматив-хокукый актларның үтәлешенә күзәтчелек итү Дәүләт хезмәт инспекциясенә йөкләтелгән.
Бу инспекциягә язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресы: 450059, Уфа шәһәре, Большая Гражданская урамы, 24 санлы йорт. Я булмаса “Дәүләт хезмәт инспекциясенә хат” сылтамасы белән сайт аша үтә аласыз.
Язма мөрәҗәгать биргәндә үз кулыгыз белән имза куярга, җавап хаты өчен адресны, шулай ук эш бирүченең тулы исемен һәм адресын (мәҗбүри), контакт телефоннарын, фамилия, исем, атасының исемен (әгәр дә белсәгез), хезмәт хокукларын бозуның конкрет фактларын күрсәтергә кирәк.
Хезмәт законлылыгын бозуга кагылышлы сораулар белән хезмәткәр прокуратура яки судка да мөрәҗәгать итә ала.
Судка иск яки прокуратурага мөрәҗәгать эш бирүче урнашкан урын буенча бирелә.
Судка мөрәҗәгать иткәндә законда хезмәткәр үзенең хокуклары бозылу турында белгән көннән алып — өч ай, эштән азат ителүгә кагылышлы мәсьәлә буенча — үзенең эштән азат ителүе турындагы приказның күчермәсен биргән көннән алып 3 ай дәвамында вакыт аралыгы каралган (РФ Хезмәт кодексының 392нче статьясы).
Бу вакыт аралыгы уңай сәбәпләр белән үткәрелгән очракта, аларны суд белән тергезергә була.
Хезмәт мөнәсәбәтләренә бәйле таләпләр буенча судка иск белән мөрәҗәгать иткәндә хезмәткәрләр дәүләт пошлинасын һәм суд чыгымнарын түләүдән азат ителәләр (РФ хезмәт кодексының 393нче статьясы).
Чыганак: Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайты.
Читайте нас: