Барлык яңалыклар
Хокук
28 ноябрь 2017, 14:04

„Дәүләт җир күзәтчелеге белгеченә соравым бар...”

Укучыларда дәүләт җир күзәтчелегенә кагылышлы төрле сораулар туып тора. Редакция почтасына юлланган сораулар белән хәбәрчебез республика Росреестрының Балтач һәм Борай районнарындагы баш дәүләт инспекторы урынбасары, белгеч-эксперт Ильшат Хаккый улы ХӘЙДАРОВ белән әңгәмәләште.

Укучыларда дәүләт җир күзәтчелегенә кагылышлы төрле сораулар туып тора. Редакция почтасына юлланган сораулар белән хәбәрчебез республика Росреестрының Балтач һәм Борай районнарындагы баш дәүләт инспекторы урынбасары, белгеч-эксперт Ильшат Хаккый улы ХӘЙДАРОВ белән әңгәмәләште.
—Илшат Хаккыевич, бер укучыбыз мондый сорау юллаган: „Җир участогын сатып алганнан соң, күршемнең минем участокның да бер өлешен үз ирке белән биләп алуын, аны кайтарудан баш тартуын белдем. Миңа нишләргә?” дип сорый. Бу очракта, чыннан да, нишләргә?
—Мондый очраклар тормышта еш очрый. Бу гәзит укучыга килеп туган бәхәсне РФ Җир кодексына ярашлы хәл итү өчен гариза белән суд органнарына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәр идем.
—Чираттагы сорау: „Без яшәгән йорттан ерак түгел кафе урнашкан. Бу объект шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән җир участогында, башка торак йортларга якында утыра. Кафе тәүлек әйләнәсенә эшли, даими рәвештә бәйрәмнәр үткәрәләр, фейерверклар очыралар, шаулыйлар. Кафе хуҗалары җир законлылыгын һәм безнең хокукларны үтиме икәнлеген ничек тикшереп була?”
—Әлеге участокта җир законлылыгы үтәлешен тикшертү өчен гариза белән Башкортстан Республикасы буенча Росреестр идарәлегенә яки җир күзәтчелеге (контроль) чараларын үткәрү өчен муницпаль район Хакимиятенә мөрәҗәгать итә аласыз.
—Шәхси йорт төзелеше өчен зур булмаган җир участогы алырга телим. Анда автосервис урнаштыра һәм автомашиналар юу эшчәнлеге алып бара аламмы? Юк икән, законны бозмый моны ничек эшләп була?
—Җир участогын файдалану аны куллануны рөхсәт итү төренә җавап бирергә тиеш. Кире очракта бу хокук бозу булып санала. Моның өчен РФ Административ хокук бозулар кодексында җаваплылык каралган. Хокук бозуны урап узу өчен, беренче чиратта, урындагы үзидарә органнарына барып бу участок урнашкан авылда Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре расланганмы, юкмы икәнлеген ачыкларга кирәк. Бу документ авылны территория зоналарына бүлә, төзелеш алып бару, җир участокларын һәм биналарны урнаштыру һәм куллану тәртибен билгели.
Әгәр дә андый кагыйдәләр расланган икән, участокның нинди зонада урнашканлыгы, аны куллану рөхсәт ителгән төрләр исемлеге турында белешмә алырга кирәк. Аннары шушы белешмәне кушып, кадастр палатасына участокны куллануны рөхсәт иткән төрне үзгәртү турында гариза бирелергә тиеш. Авыл территориясендә югарыда әйтелгән кагыйдәләр булмаса, рөхсәт ителгән үзгәрешләр мәсьәләсе халык катнашлыгында каралып, тиешле карар кабул ителә. Соравыгыз кире кагылса, участокны бары тик рөхсәт ителгән куллану төренә ярашлы гына куллана аласыз.
—„Шәхси торак төзелеше өчен бирелгән җир участогы һәм андагы торак йорт минем һәм күршемнең өлешләтә милек хокукында. Икебезнең берсе анда яңадан бер йорт төзи аламы?” дигән сорау да бар редакция „копилка”сында...
—Җир участогына межалау үткәрми торып төзелеш алып барырга тәкъдим ителми. Ни өчен дигәндә, бу очракта ул үз иркең белән биләүгә тиң булачак һәм арытабан аны тик суд аша гына законлаштырып булачак. Тагын да: төзелеш алып барганда төзелеш законлылыгы таләпләрен үтәү таләп ителә. Беренче чиратта: төзелешкә рөхсәт, икенчедән, җир участогының чикләрен, корылмалар арасын билгеләү. Шулай ук инсоляция (җир участогына кояш нурларының туры төшү) таләпләре үтәлеше һәм башкалар исәпкә алынырга тиеш.
—Җир законлылыгын бозуны бетерү турындагы предписаниедә нинди вакыт аралыгы билгеләнә?
—Җир законлылыгын бозуны бетерү турындагы предписание, ачыкланган хокук бозуның төрен, җир хаконлылыгын бозуны бетерү өчен кирәкле вакытны, административ хокук бозу турындагы эш буенча карарның көченә керү вакытын исәпкә алып вазифа биләгән кеше тарафыннан 3 айдан алып 6 айга кадәр вакыт аралыгына билгеләнә.
—Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Читайте нас: