Хәвефсезлек
12 Августа , 11:07

Террорчылыкка каршы комиссия утырышы

Балтач районы хакимиятендә террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды Анда объектлары мөһим дип саналган учреждение һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

Террорчылыкка каршы комиссия утырышыТеррорчылыкка каршы комиссия утырышы
Террорчылыкка каршы комиссия утырышы

 Очрашуда бер тема буенча фикер алыштылар: инфраструктураның мөһим объектларын пилотсыз очкычлар һөҗүменнән ничек якларга. Комиссия рәисе урынбасары Эльмар Галимҗанов мондый объектларны яклау планын эшләргә кирәклеген билгеләп үтте. Ул шулай ук урындагы үзидарә органнарында, мәктәпләрдә һәм мәдәният учреждениеләрендә куркынычсызлыкны көчәйтү чаралары турында сөйләде.  Район Хакимияте башлыгының төзелеш һәм тормышны тәэмин итү буенча урынбасары Айдар Галиев Иске Балтач авылының мөһим объектларын пилотсыз очкычлардан саклау таләпләре турында хәбәр итте. Ул шулай ук мондый саклау корылмаларын төзү проектын тәкъдим итте. Утырыш йомгаклары буенча бурычлар һәм аларны үтәү сроклары билгеләнде.

 

Автор:
Читайте нас