

Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында Мата авыл клубында "Ничек теракт корбаны булмаска" дигән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдән балалар террорчылыкның нәрсә икәнен, аның нинди төрләре булуын һәм максатлары нинди булуын белделәр. Террорчылык тарихына тукталу өчен бу бер форсат булды. Соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә төшерделәр, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге бар кешегә дә мәгълүм түгел. Теракт барлыкка килү вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде, шикле предметларны табу, гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлеге, террорчылыкка ничек каршы торырга һәм мондый вәзгыять килеп чыккан очракта үзеңне һәм якыннарыңны ничек саклап калу турында сөйләшү бик фәһемле булды.
Сакланганны Аллаһ саклар, дип әйтә олылар. Шуңа да уяу һәм сак булу һәркем өчен бик мөһим. Әңгәмәдә һәр катнашучы начар вакыйгага тарымаска кирәклеген аңлады.