Хәвефсезлек
3 Июля , 12:07

Бәланы булдырмас өчен

Профилактика-бәладән качуның иң яхшы ысулы. Нәкъ менә шушы принцип Башкорт төньяк- көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы укучыларының күптән түгел Балтач районы буенча Эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте кагыйдәләре инспекторы А.Р. Шәрәфиева белән очрашуының нигезенә салынды.

Бәланы булдырмас өченБәланы булдырмас өчен
Бәланы булдырмас өчен

 Чара ике мөһим теманы колачлады. Беренчесе цифрлы янауларга кагылды: телекоммуникация технологияләрен кулланып нинди җинаятьләр кылынуын җентекләп тикшерделәр. Егетләр мошенникларны ничек танырга, фишинг кармагына эләкмәскә һәм челтәрдә үз шәхси мәгълүматларын якларга белделәр. Әңгәмәнең икенче өлеше юллардагы куркынычсызлыкка багышланган иде. Инспектор юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр санын киметү мәсьәләләренә кагылды . Җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка аерым игътибар бирелде. Мондый эшнең төп максаты—мәгълүмат бирү генә түгел, ә яшьләрдә үз куркынычсызлыгына аңлы мөнәсәбәт формалаштыру. Юлда игътибарлы һәм Интернетта сак булу мөһим.. Кеше хәвефсезлеге үз кулында.

 

Автор:
Читайте нас