

Каникуллар күңелсез сюрпризларсыз узсын өчен, балалар белән әңгәмәләр үткәрергә тырышалар. Июнь башында балалар «Сак бул: җәй көтелмәгән хәлләр яшерә»дип аталган кхәвефсезлек сәгатендә катнаштылар. Асавка клубы һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә җәй көне сагалап торган төп куркынычлар турында фикер алыштылар. Алар балаларга велосипедчылар өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм юл аша чыгу куркынычсызлыгы турында искә төшерделәр. Шулай ук ут белән сак эш итәргә кирәклегенә игътибар итеп һәм янгын вакытында ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Мәгълүмат яхшырак истә калсын өчен, һәр катнашучы файдалы буклет алды. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Балалар белән бу турыда сөйләшү эзсез үтмәс.