" Район Хакимиятендә киберкуркынычсызлык мәсьәләләре буенча мөһим очрашу узды. Мутлашуның яңа формалары чыгып тора. Игътибарлы булырга кирәк.Алдауның яңа схемалары турында Администрация хезмәткәрләренә һәм авыл биләмәре башлыкларына БР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре: полиция майоры Артур Латыйпов һәм полиция өлкән лейтенанты Александр Гаврилюк сөйләде. Вәзгыять җитди: мошенниклык очраклары арта. Әгәр элек куркыныч зонасында нигездә өлкән яшьтәге кешеләр булса, бүген яшьләр дә, хәтта балалар да корбан була. Белергә кирәк булган төп хәйләләр: "Отышлы инвестицияләр " — биржада тиз керем вәгъдә итү. "Сим-картаны блоклау " — янәсе килешүне озайту өчен элемтә операторыннан шалтырату. "Банк картасы белән проблемалар" - банкның куркынычсызлык хезмәте исеме белән мәгълүматларны алдап чыгару омтылышлары. "Туганың бәладә " — якыннарының юл-транспорт һәлакәтенә яки хастаханәгә эләгүе турындагы шалтыратулар. Куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре: 1. СМС кодларын беркемгә дә хәбәр ИТМӘГЕЗ. 2. Ят кешеләрдән алынган теләсә нинди мәгълүматны тикшерегез. Трубканы куегыз да үзегез туганыгызга яки рәсми банкка шалтыратыгыз. 3. Якыннарыгызны кисәтегез. Өлкән яшьтәге ата-аналар һәм балалар белән сөйләшегез. Исегездәме: күпчелек очракта урланган акчалар чит илгә китә, һәм аларны кире кайтару мөмкин түгел диярлек. Уяу булыгыз!"
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә шундый пост урнаштырды. Сак булу, урлашулары турыда күп мәгълүмат белү шундый куркыныч хәлдән саклап калырга мөмкин.