Башлангыч сыйныфларда-авыл мәктәпләрендә дәресләр — 23 С тан түбән температурада, шәһәр мәктәпләрендә-25 С тан түбән температурада туктатыла. Авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныфларда дәресләр 25С нульдән түбән булганда, шәһәр мәктәпләрендә 27С суык булганда туктатыла. Авыл мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һава температурасы 30 С булганда, шәһәр мәктәпләрендә 32 С булганда дәресләргә йөрмәскә мөмкин. Кышкы чорда ачык һавада физкультура дәресләре, санитария нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә, башлангыч сыйныф укучылары өчен һава температурасы өч градустан түбән булмаган һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаган очракта гына рөхсәт ителә, өлкән сыйныф укучылары өчен — минус 10 градустан түбән булмаган һәм секундына 6-10 метрдан көчлерәк җил булмаган очракта гына. Төбәк мәгариф министрлыгында билгеләп үткәнчә, ата-аналар балага көчле суык вакытында дәресләргә барыргамы-юкмы икәнен үзләре хәл итә. Әгәр укучы өйдә кала икән, бу хакта класс җитәкчесенә алдан хәбәр итәргә кирәк.