Чарада Яңавыл районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге өлкән белгеч, эчке хезмәт подполковнигы Булат Хәсәнов район мәдәният сарае хезмәткәрләренә янгын куркынычсызлыгы нигезләрен, шулай ук автоном төтен хәбәрчеләре урнаштыруның мөһимлеген искәртте. Бу приборлар янгыннарны вакытында ачыклауда төп роль уйный һәм гомерләрне саклап калырга мөмкинлек бирә. Янгын сүндергечләр кебек беренчел янгын сүндерү чараларына һәм аларны куллану кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү - һәркемнең хәвефсезлек нигезе.