Ел саен 11нче сентябрьдә Русиядә Бөтенрусия аеклык көне билгеләп үтелә. Русиялеләргә аек яшәү рәвешенең кыйммәте турында искә төшерергә, шулай ук алкоголь куллануның тискәре нәтиҗәләрен яктыртырга тиешле көн. Бу көнне Түбән Сикияз авыл китапханәсе, Сәламәт һәм күбесенчә аек яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Түбән Сикияз мәдәният йорты белән берлектә "Аеклык-көчлеләрне сайлау"дигән урам акциясе үткәрде. Акцияне оештыручылар катнашучыларны аеклык көне тарихы, алкогольнең организмның физик һәм психик халәтенә тискәре йогынтысы турында таныштырдылар. Сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеге, кызыктыруга бирешмәү һәм алкоголь кулланмау, йә инде булган зарарлы гадәттән баш тарту турында искә төшерделәр. Акция кысаларында үтеп баручыларга кеше, гаилә, җәмгыять иминлеге өчен кирәкле аек тормыш рәвеше алып барырга чакыручы мәгълүмати буклетлар тапшырылды.