Ватсапта куркыныч фотосурәтләр җибәрәләр. Имеш, гөмбә җыючыларга аю ташланган, корбаннар бар. "Гөмбәгә барасызмы әле?"-дип сораганнар. Билгеле, беркемнең дә мондый очракта булуын теләмәс. Тик Интернет чыганаклары буенча, бу вакыйга булган, имеш, дип ике ел элек тә мәгълүмат ялган булуы турында хәбәргә тап булдым. Ялган хәбәр таратучының максатын әйтүе авыр. Сенсация кирәк булгандыр, бәлки. Дөресме, чынмы икәне барыбер ачыклана. Әмма шулай да быел 6нчы июньдә Мәләвез районындагы бер авылда аю сарык көтүен куалап чабуының видеосы Интертетта урнаштырылган. Кемдер ялган хәбәр тараткач, дөрес мәгълүматка да халыкның ышанмавы бар.
Күп кенә аюлар хәзер яңа территорияләрне үзләштерә. Алар беркайчан да булмаган районнарда барлыкка килә. Көзен җәнлекләр йокы өчен май туплыйлар, шуңа күрә алар бик актив хәрәкәт итәләр һәм азык эзлиләр.
Ә Балтач районында төрле вакытта аю күрүчеләр бар. Безнең төбәк урманнарында аюлар барлыгын инкар итмиләр. Тик ул үз юлы белән, кешеләр үз юлы белән йөрсеннәр иде...
Аюны очраткан вакытта исән-сау калу өчен кеше нишләргә тиеш? Белгечләр киңәшенә колак салыйк. Интернетта булган киңәш, мөгаен, тормыш тәҗрибәсенә таянып барлыкка килгәндер. Игътибар итү урынлы булыр.
Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгында яссытабан белән очрашу теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы урында булырга мөмкин, дип билгеләделәр. Республиканың һәр кешесе моңа күңеле белән әзер булырга тиеш. Барыннан да элек, белгечләр сүзләренчә, тынычлык сакларга кирәк. "Урыныгызда калыгыз, ерткычтан һич тә качарга ярамый, аюның күзләренә туп - туры карагыз, —диләр алар. Чынлыкта булганнан да зуррак булып күренергә тырышыгыз. Мөмкинлек булса, зур таяклар алыгыз да өскә күтәрегез — Аю бу сезнең дәвамыгыз дип уйлар. Арт белән борылып артка чигенмәгез. Качмагыз. Тыныч тавыш белән сөйләшүегезне дәвам итегез. Әгәр ерткыч якынаюыннан туктаса, акрын гына артка чигенеп, араны тагын арттырырга тырышырга кирәк. - Вакыйгалар үсешенең бу стадиясендә теләсә кайсы аю, мөгаен, бәрелешүне дәвам итүдән баш тартачак һәм, әгәр ул агрессив һәм яраланмаган булса, китәчәк, - дип ассызыклый белгечләр.
Сакланганны Аллаһы Тәгалә саклый, дип белми әйтмидер олылар. Урманга барганда сак булу кирәк. Кычкырып сөйләшкәндә, машинада музыканы көчле тавышка куйганда, аю бирегә "кунаклар" килүен белер һәм үзе очрашырга теләмәс кебек.
Рима ВӘЛИЕВА.
Фотосурәт Минэкология РБ