Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
22 август , 10:59

Юллар хәвефсез булсын өчен

"Романтик" үсмерләр клубында "Патриот" лагеренда "Юл хәрәкәте кагыйдәләре" темасына бик кызыклы әңгәмә узды.

Юллар хәвефсез булсын өчен
Юллар хәвефсез булсын өчен

Чарада Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы полиция лейтенанты Хатмуллина Галия Заһир кызы һәм Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча Юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл хәрәкәте иминлеге инспекторы полиция лейтенанты Хөсәенова Алсу Филинат кызы чакырылды. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм сораулар бирделәр, шулай ук алар үзләрен патруль машинасы руле артында ЮХХДИ инспекторы ролендә хис итә алдылар.

Булачак ил сакчылары юлларда хәвефсезлекне тәэмин итүчеләр дә икәнен аңладылар.

Автор:
Читайте нас