Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
21 август , 10:16

Яманлыктан сак бул

"Террорчылык акты куркынычы булганда гамәлләр" танып белү программасы Магашлы – Алмантай авыл клубында үтте.

Яманлыктан сак бул
Яманлыктан сак бул

 Тикшерү комитетында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында балалар һәм аларның ата-аналары белән «Террорчылык акты янаганда гамәлләр»танып белү программасы узды. Чара барышында теракт куркынычы барлыкка килгән очракта һәм тоткынлыкка алынган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде, экстремаль ситуацияләрдә үз-үзеңне тотуга аерым игътибар бирелде. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар. Аннары катнашучыларның барысы да теракт куркынычы янаганда гамәлләр турында мәгълүмат, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен телефон номерлары, шартлаткыч җайланманы тапканда нишләргә һәм бу вәзгыятьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәләр алды. Чарада катнашучылар толерантлык, үзара хөрмәт һәм уяулык кына террорчылыкны кисәтергә, җинаятьчеләрне җәмгыятьтә ярдәмгә өметсез итәргә мөмкинлек бирәчәк дигән нәтиҗә ясадылар.

 

Автор:
Читайте нас