Югары Яңактай авыл клубында өлкән буын өчен "Сак булыгыз мошенниклар!” чарасы фәһемле үтте. Хезмәт ветераннары белән очрашуга участок уполномоченные полиция лейтенанты Сәгъдиев Р.А. килде. Ул мошенниклыкның актуаль төрләре, банк карталары белән файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләре турында, интернетта һәм урамда мәгълүмат бирде. Мондый очрашулар өлкән буын кешеләренең полициягә ышанычын ныгытырга һәм аларның куркынычсызлыкка ышанычын арттырырга ярдәм итә. Аннары очрашу самавыр янында җылы әңгәмәләр белән дәвам итте.