Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
5 август , 17:14

Кисәтелгән, димәк, алдата алмаячаклар

Өлкән буын кешеләре өчен "Сак булыгыз, мошенниклар!" мәгълүмат сәгате бик кирәк һәм бик мөһим.

Кисәтелгән, димәк, алдата алмаячаклар
Кисәтелгән, димәк, алдата алмаячаклар

Түбән Сикияз мәдәният йорты китапханәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре өлкән буын кешеләре өчен" Сак булыгыз, мошенниклар!"мәгълүмат сәгате  үткәрде. Тема гади түгел, ләкин безнең көннәрдә бик актуаль. Алып баручылар җыелганнарга мошенниклыкның төп төрләре турында сөйләделәр. Аралашу Интернет челтәрендә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртыла торган тормыш очраклары мисаллары белән озатылды. Тема зур кызыксыну уятты, соңыннан тыңлаучылар файдалы мәгълүмат туплаган буклет-белешмәләр алдылар.Кисәтелгәннәрне, димәк, алдата алмаячаклар. Мутлашучылар акчаны эшләп тапсын.

 

Автор:
Читайте нас