Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
3 июнь , 11:07

Хәвефсезлек -кагыйдә

 Түбән Карыш табиблык амбулаториясе һәм Штәнде ФАП фельдшерлары балаларга дөрес туклануның мөһимлеге, көн режимы, физик активлык һәм гигиена турында сөйләделәр.

Хәвефсезлек -кагыйдә
Хәвефсезлек -кагыйдә

Табигатьтә куркынычсызлыкка аерым игътибар бирделәр: бал кортлары тешләгәндә-угын алырга, антисептик белән эшкәртергә, салкын куярга кирәк. Аллергия булганда - ашыгыч рәвештә табибка. Талпан тешләве — йөреп чыкканнан соң тирене җентекләп тикшерергә, пинцет белән талпанны пөхтә генә алып ташларга, тешләгән урынны эшкәртергә һәм сәламәтлекне күзәтергә. Симптомнар булганда-табибка мөрәҗәгать итү. З елан тешләве-яраны кисмәскә һәм агуны суырмаска, тынычлыкны тәэмин итәргә, салкын салырга, ашыгыч ярдәм чакыртырга. Кояш сугу — баш киеме киеп йөрү, су эчү, төш вакытында кояштан качу. Симптомнар булганда-күләгәгә күчерергә, суытырга һәм су бирергә, начарланганда табиб чакыртырга. Бу кагыйдәләрне үтәү сәламәтлекне сакларга һәм табигатьтә ял итүне куркынычсыз һәм күңелле итәргә ярдәм итәчәк.

 

Хәвефсезлек -кагыйдә
Хәвефсезлек -кагыйдә
Автор:
Читайте нас