Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
30 ноябрь , 04:30

Наркомания-бәла билгесе

Түбән Сикияз авыл мәдәният йортында «Наркомания — бәла билгесе» дигән профилактик әңгәмә уздырылды,

Наркомания-бәла билгесе
Наркомания-бәла билгесе

Аны китапханәче һәм мәдәни оештыручы үткәрде. Әңгәмә барышында балаларга наркотикларга бәйлелек кешенең сәламәтлеген генә түгел, ә әхлагын да җимерүен искәрттеләр. Шуны аңларга кирәк, бер тапкыр татып карасаң да, кеше үзен һәлак итә ала. Кайда наркотиклар-анда һәрвакыт бәла, наркотиклардан наркоман үзе генә түгел, ә аның якын кешеләре дә интегә, алар наркотиклар куллануның коточкыч нәтиҗәләрен күрәләр, һәм кайчак инде үлеп баручы наркоманга берни белән дә ярдәм итә алмыйлар. Әңгәмә азагында алып баручылар балаларга сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә, яңа китаплар белән кызыксынырга һәм беркайчан да наркотиклар кулланмаска чакырдылар.

 

Автор:
Читайте нас: