Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
9 ноябрь , 05:00

Күчмә комиссиянең җинаятьчелекне профилактикалау буенча утырышлары

Район администрациясе раслаган график буенча күчмә комиссиянең балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне профилактикалау мәсьәләләре буенча мәктәпләрдә укучылар белән очрашулары башланды.

Күчмә комиссиянең җинаятьчелекне профилактикалау буенча утырышлары
Күчмә комиссиянең җинаятьчелекне профилактикалау буенча утырышлары

Профилактик чара Түбән Иванай урта мәктәбендә үткәрелде. Укучылар алдында Балтач үзәк район хастаханәсе баш педиатры Луиза Хаҗимуллина, Иске Балтач  2нче урта мәктәбенең социаль педагогы Гүзәл Вәлиева, Балтач районы гаилә хезмәте психологы Флидә Гарифуллина, Балтач төбәк бүлеге методисты Чулпан Шәйнурова чыгыш ясадылар. Әңгәмә барышында балалар һәм яшүсмерләрнең үз-үзләрен деструктив тоту, балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгы, мәктәп укучыларын сәламәт яшәү рәвешенә тарту, террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору мәсьәләләре яктыртылды, чыгарылыш укучыларына ГИА алдындагы дулкынлануларны җиңү өчен тренинг күнегүләре күрсәтелде. Деструктив тәртип  турында"Сайлау бар ...»видеоролигы күрсәтелде . Укучыларга балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирелде.

 

Автор:
Читайте нас: