Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
29 август , 11:00

«Балачакның имин юлы»районара ярышларда

Аскын авылының «Батыр» Фокында Аскын, Балтач һәм Тәтешле районнары балалары өчен «Балачакның имин юлы», «Күңелле стартлар»дигән чара узды.

«Балачакның имин юлы»районара ярышларда
«Балачакның имин юлы»районара ярышларда

"Игътибар-балалар!"балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча эшләү  арта гына.  Бу эштә полиция хезмәткәрләре һәм педагоглар гына түгел, ә юлларда балалар травматизмы проблемасына битараф булмаган оешмалар да катнаша. Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Газпром трансгаз Уфа» ҖЧҖ һәм республика мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Башкортстан районнарыннан килгән балалар өчен балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча «Балачакның имин юлы» белем бирү-күңел ачу проектын оештырдылар, анда өч районнан килгән укучылар катнашты. "Батыр" физкультура-савыктыру комплексы базасында Аскын мәйданчыклары оештырылды, анда катнашучылар мобиль тренажер комплексы ярдәмендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча үзләренең теоретик күнекмәләрен ныгыттылар. Чара «Күңелле стартлар»спорт бәйрәме белән тәмамланды. Иске Балтач 2 нче урта  мәктәбе командасы лаеклы катнашып, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Балаларыбызны һәм аларның җитәкчесе Э.Солтанованы котлыйбыз,киләчәктә уңышлар телибез. Һәр бала мондый чараларда катнашып, уен форматында юлларда үз-үзен хәвефсез тоту нигезләрен белү багажын гына түгел, оештыручылардан  тәэссоратлар һәм истәлеккә бүләкләр алды.

 Гөлгенә Мусина.

«Балачакның имин юлы»районара ярышларда
«Балачакның имин юлы»районара ярышларда
Автор:
Читайте нас: