Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
6 август , 14:05

Аю алдына чыккан

“Шүлгән-Таш” дәүләт тыюлыгының музей-экскурсия комплексында хезмәткәрләр аю-кунакларларны күзәткәннәр. Кеше тавышыннан шүрләми башлаган бу урман кунагы.

Аю алдына чыккан
Аю алдына чыккан

“Без кичен монда килдек. Күргәннәребез шаккатырды, аюлар, өчтән дә ким түгел иде. Алдыбызда катлаулы мәсьәлә тора – аюлар кешеләр алдында куркуларын югалтты, аларны куркыту вакытлыча гына нәтиҗә китерә. Соңыннан ерткычлар янә килә һәм кунак йортлары, каты калдыклар контейнерлары, шулай ук бал корты умарталары янына юллана. Кыргый җәнлекләрнең үзен хуҗадай тотуы кунакларны һәм тыюлык хезмәткәрләрен куркыта, алар караңгыда биналардан чыгарга шүрли. Шулай бер аю шушы территориядә чүп контейнерлары тирәсендә тукталган, кунакханә хезмәткәрләренең куркыткан. Янә бер аю, чүп контейнерларын аударып,  территориядә ризык эзләгән, корылмалардан 100 м ераклыктагы акланда йөргән. “Җинаять урыннары”н җентекләп өйрәнгәч, без яссы табанлыларның карбыз һәм кавын калдыкларын яратуларын аңладык, иң элек алар шуны эзли. Асфальтта аю ашап барган ләвәш валчыкларына да тап булдык”, – дип язган “Шүлгән-Таш” дәүләт тыюлыгы директоры Михаил Косарёв.

Түрә бу кискен мәсьәләне  район хакимияте һәм төбәкнең Аеруча саклана торган территорияләре дирекциясе хәл итәргә булышыр дип өметләнә, чөнки проблема барыбызга да кагыла.

Фото: С любовью, Шульган-Таш! Vk

"Башинформ"

Автор:
Читайте нас: