Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
5 август , 14:19

Мошенниклыкның яңа схемасы: сак бул

Изгелек кылучы булып кыланып кесәгезгә кермәсеннәр. Көн дә яңа юлын эзләп таба мошенник. Нинди ысул тапканнар?

Мошенниклыкның яңа схемасы:
Мошенниклыкның яңа схемасы:

Мошенниклар корбаны булмас өчен аларның алдау юлларын алдан белү хәерлерәк. Нинди генә схемалар булмады: сезнең исемнән кредит алалар, үзегез кредит алып урлый алмастай исәпкә-куркынычсыз счётка салырга кушалар. Кеше коелып төшә һәм алар кушканны эшли, чөнки кабаландыралар. Телефон номеры киләчәктә дә сездә калсын өчен килешү төзергә СМС килә саннарны әйтүне сорыйлар. Хәтта ватсаптан банк хезмәткәрләре булып шалтыратулар. Янә бер юл турында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләге сәхифәсендә язган. Кисәтелгән кеше-коралланган кеше, дип юкка әйтмиләр.

"Дуслар, мошенниклыкның яңа схемасы барлыкка килде, сак булыгыз! Әгәр сезгә шалтыратып, үзен Башкортстан Республикасы буенча Русия социаль фонды бүлеге хезмәткәре дип таныштырсалар, үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны атамагыз!Фонд бүлеге белгечләре беркайчан да шәхси кабинеттан СНИЛС, паспорт мәгълүматларын, банк картасы номерын, аның пин-кодын яки шщхси кабинетлардан парольләрен сорамый. Әгәр телефоннан мондый мәгълүмат бирүне сорыйлар икән-бу мошенниклар! Җинаятьчеләр пенсияләргә өстәмә, хезмәт күрсәтүләрне рәсмиләштереп яки түләүләрне яңадан исәпләп, юридик ярдәм тәкъдим итә алалар. Кайвакыт белгечләр теге яки бу пособиеләрне исәпләү өчен мәгълүматларны чагыштыру турында хәбәр итә. Социаль фонд барлык хезмәтләрне дә бушлай күрсәтә! Мошенниклыкны кърсщтщ торган билгеләр: үзләре шалтыраталар, акча турында сөйлиләр, хис-кичерешләргә бирелеп уйныйлар һәм карар кабул итәргә ашыктыралар".

Игътибарлы булыгыз. Эшләп алган акчагызны оятсызларга бирергщ ашыкмагыз. Ят телефон номерыннан шалтыратсалар, трубканы алмагыз, алган очракта шәхси мәгълүмат сораса телефоннан аралашуны өзегез.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: