Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
25 июль , 15:03

Мошенникларга каршы бу ЯҢА чара киртә булырмы?

Банклар 25 июльдән ике көнгә күчерүләрне блоклый башладылар. Бу яңалык. Шарты бар. Әгәр акча алучы мошенниклык турында базага кертелгән булса катгый чара күрелә.

Мошенникларга каршы бу  ЯҢА чара киртә булырмы?
Мошенникларга каршы бу ЯҢА чара киртә булырмы?

Тоткарланулардан һәм ничек базага эләкмәскә, бу турыда " Прайм " га дөнья финанс базарлары һәм Г.В. Плеханов исемендәге РЭУ финтех кафедрасы доценты Татьяна Белянчикова сөйләде. Русиядә мошенниклык схемалары саны арту сәбәпле, банкларны акча алучыларны мондый операцияләргә катнашы булу-булмауны тикшерергә мәҗбүр итүче закон кабул ителде. Русия Банкы шикле реквизитлар теркәлгән база булдырды. Моннан тыш, әгәр кредит оешмасы базада теркәлгән счетка күчергән икән, ул алданган клиентка акчаны 30 көн эчендә кайтарырга тиеш булачак.

  Бу акча күчерүне шикле дип санау өчен нигезләр икеләтә артты. Алар арасында кәрәзле оператор тарафыннан теркәлгән, абонентка хас булмаган активлык, озак телефон әңгәмәләре, таныш булмаган, ягъни элек элемтәдә булмаган абонентлардан күп санлы смслар алу.

Бу вакыйгага бәйле акча күчерүләрнең блокировкалау саны сизелерлек артырга тиеш, һәм моңа әзер булырга кирәк.

Акча күчерү туктатылгач банк белән элемтәгә керергә кирәк, ә әгәр Сезнең реквизитлар базага эләккән икән, моны суд аша шикаять итәргә туры киләчәк. Регулятордан өстәмә аңлатмалар таләп ителергә мөмкин – нинди күчерүләрне шикле дип санарга һәм клиент нинди ысул белән ышанычлы булуын исбатлый алачак, дип йомгаклады Белянчикова.

"РИА НОВОСТИ"

 

 Шулай да кеше  акчаны үзе күчерүенең хаталы булуын аңларга 2 көн була, диләр. Беркемнең үгетләвенә карамый  акча күчермәү, кушу буенча кредит рәсмиләштермәве хәерле. Телефон аша берәүгә дә буйсынмагыз, трубканы салыгыз, сөйләшмәгез. Чит номерны алмагыз.

Мошенникларга каршы бу  ЯҢА чара киртә булырмы?
Мошенникларга каршы бу ЯҢА чара киртә булырмы?
Автор:
Читайте нас: