Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
23 июль , 15:20

Полициядән качкан адәмне тик кибет туктаткан

Хәмер эчкән ир Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләреннән качарга тырышканда,  бинага килеп бәрелгән.

Полициядән качкан адәмне тик кибет туктаткан
Полициядән качкан адәмне тик кибет туктаткан

Сибайда салып алган ир Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләреннән качарга тырышканда, ләкин бинага килеп бәрелгән. Төнге рейд вакытында юл-патруль хезмәте экипажы "Мерседес"ны туктатырга тырышып караган. Ләкин машина йөртүче, качарга теләп, газга ныграк басты. Юл-патруль хезмәте инспекторлары чит ил машинасын артыннан юлга чыкты. Полицейскийларның туктату турындагы законлы таләпләренә машина йөртүче җавап бирмәгән. Горький урамында ул идарәне башкара алмый, аллеяның коймасына килеп бәрелә, аннары аллея буйлап уза. Төнге "чабу" Коммунистик һәм Киров урамнары киселешендә машина йөртүче кибет бинасына килеп бәрелгәч кенә тәмамлана. Хокук бозучыны тоткарлаганнар. "Ул 40 яшьлек җирле кеше булып чыкты. Аны тикшерү буенча алкоголь куллануын күрсәткән. Аңа карата берничә административ акт төзелгән, шул исәптән исерек килеш автомобиль йөрткән өчен. Автомобиль махсус тукталышка урнаштырылган",-дип хәбәр иттеләр төбәк дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә.

Урамнарда исерекләр машина белән идарә итмәсен иде. Шул очракта гына юлларда исән-сау йөрергә мөмкин.

"Башинформ"

 

Автор:
Читайте нас: