Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
17 июль , 17:03

Ягымлы тавыш белән телефоннан алдамасыннар өчен

Ерактан торып кесәгезгә үрелгән караклар телефоннан эш итә. Дистанцион мошенниклык торган саен җитдирәк проблемага әверелә бара! Телефоннар һәм Интернет кулланып мошенниклык фактлары ешайды…

Ягымлы тавыш белән телефоннан алдамасыннар өчен
Ягымлы тавыш белән телефоннан алдамасыннар өчен

"Мошенниклыкны кисәтү кысаларында Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге вәкилләре катнашында авыл җирлекләре халкы, оешма-учреждение җитәкчеләре белән очрашулар уздырабыз. Хөрмәтле балтачлылар! Барлык мәйданчыклардан мошенникларның хәйләләре турында хәбәр итү бара, әмма җинаятьчеләр гражданнар гади хәвефсезлек чараларын игътибарга алмаганга файдалана. Күпләр, мошенниклык схемалары турында белеп, уяулыгын югалта һәм билгесезләрнең үгетләүләренә бирешә. Әйтик, үзләренең эшләп алган акчаларын югалталар, кредитлар алалар.Мошенникларның корбаннары төрле яшьтәге һәм һөнәр ияләре була. Дуслар, исегезгә төшерәм! Еш кына явыз ниятле кешеләр банк яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре итеп үзләрен таныталар. Аферистлар ышанычлы тавыш белән шикле транзакцияне яки клиент ризалыгыннан башка кредит рәсмиләштерүне булдырмый калырга тырышуларын хәбәр итә. Шалтыратырга мөмкиннәр, шул исәптән банкларның реаль телефоннары итеп "алдатып күрсәтелгән" номерлардан да. Сөйләшү сценарийлары төрле булырга мөмкин, әмма максат һәрвакыт бер – алдарга теләгән кешенең конфиденциаль мәгълүматларны хәбәр итәргә мәҗбүр итү яки  ул кешедән  үз куллары белән җинаятьчеләргә акча күчерергә мәҗбүр итү. Әгәр сездә шик тудырган шалтырату булса, трубканы куеп, банк номерын үзегез җыеп, шалтыратырга кирәк (гадәттә ул түләү картасының арткы ягында күрсәтелгән),"—дип район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган.

Карак алдакчыга нинди хәйлә белән шалтыратса да карта номерын, карта артында язылган 3 санны, СМС белән сезгә килгән код саннарын БЕРКАЙЧАН да әйтергә ЯРАМЫЙ. Банк хезмәткәренең кешеләргә шалтыратып "хәл белеп", башын бутап "куркынычсыз счетка" акча күчерергә кушарга вакыты юк. Сорау туды икән банкка үзегез шалтыратыгыз, "Кызу линиягә" сорауларыгызны юллагыз. Ә кемдер үзе шалтыратып сезгә кредит рәсмиләштерүчеләр турында әйтсә, белегез, бу -караклар. "Куркынычсыз счет" юк! Ягымлы сөйләшеп, еландай куеныгызга уралырга әзер бәндә белән сөйләшмәскә, телефонны сүндереп куярга кирәк. Бәласыннан башаяк. Хәләл акчагыз яныгызда калыр.

  

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: