Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
25 гыйнвар , 08:31

Узган елга нәтиҗә ясап

Борчулы күренешләргә китергән сәбәпләр, аларны бетерү өстендә ниләр эшләнгәнлеге турында юл хәрәкәте хәвефсезлеге Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Денис ГАТТАРОВ белән аралаштык.

Районда теркәлгән аварияләрдә 4 кеше җәрәхәтләнгән, бер кеше һәлак булган
Районда теркәлгән аварияләрдә 4 кеше җәрәхәтләнгән, бер кеше һәлак булган

Юлларда елдан-ел машиналар күбәя. Нәтиҗәдә, республика юлларында, шулай ук районда юл-транспорт һәлакәтләре саны да артуы күзәтелә. Борчулы күренешләргә китергән сәбәпләр, аларны бетерү өстендә ниләр эшләнгәнлеге, нинди яңа үзгәрешләр һәм 2023нче елга нәтиҗәләр турында юл хәрәкәте хәвефсезлеге Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Денис ГАТТАРОВ белән аралаштык.

—Денис Рәфхәт улы, баштан ук үткән 2023нче елга саннарда нәтиҗәләр ясап үтик...

—Үткән еллар белән чагыштырганда саннар кимү ягында булса да, юллардагы һәлакәтләр тынычланырга мөмкинлек бирмәде. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге проблемасы һәрчак игътибар үзәгендә. Ул барысыннан да игътибарлылык таләп итә—водительләр дә, җәяүлеләр дә бер-берсенә хөрмәт белән карарга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә бурычлы.

 2023нче ел эчендә Балтач районы юлларында 86 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шуларның 2се—хайваннарны бәрдерү, 51е— механик бәрелеш, 4се—юл читенә чыгып очу, 12се—юл читендә торган автомобильгә бәрелү, 1се—җәяүлене бердерү. Аварияләрдә 4 кеше җәрәхәтләнгән, бер кеше һәлак булган.

Аварияләнең күпчелеге яшь һәм шул ук вакытта тәҗрибәле водительләргә дә туры килә. Монда инде берничә сәбәп: беренчесе— тизлек режимын сакламау булса, икенчесе—юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп җиткермәү. Юл хаталарны кичерми шул.

—Еш очрый торган нинди хокук бозуларны билгели аласыз?

—Соңгы елларда таныклыксыз руль артына утыручылар күбәйде. Нәрсә уйлыйлардыр ул алар. Мәсәлән, 2023нче ел дәвамында, водитель таныклыгы булмаган 118 кеше җаваплылыкка тарттырылды. Бу төр җинаять өчен хәтта җитди җәза да гражданнарны таныксыз машина руле артына утырудан туктатмый.  Шулай ук транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителсә дә, яңадан машина белән юлларга чыгучылар бар. Шундыйларга 36 протокол төзелде. Тагын бер киң таралган хокук бозу — водительләр дә, пассажирлар да хәвефсезлек каешын такмау. Әлеге хокук бозу өчен җаваплылыкка 1022 кеше тарттырылды. Бигрәк тә куркынычы — балаларны еш кына махсус каешсыз йөртәләр. Шулай ук балаларның махсус креслолары булмаган өчен 73 кеше җаваплылыкка тарттырылды.

Еш очрый торган хокук бозулар тагын берсе — җәяүлеләр кичүендә җәяүлеләргә өстенлек бирмәү. Биредә шундый 10 очрак ачыкланды.

Каршы полосага чыгу — аерым бер урынны алып тора. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Административ хокук бозулар турында Кодексы 12.15 мәддәсенең 4нче өлеше нигезендә, каршы полосага чыгу биш мең сум күләмендә административ штраф салуга яки дүрт айдан алты айга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә. Әгәр дә инде шундый ук хокук бозу очрагы кабатланса, бер елга транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Каршы полоса буенча хәрәкәт итү еш кына юл һәлакәтләренең төп сәбәбе булып тора, аларда кешеләр җәрәхәтләр ала һәм һәлак булалар. Үткән ел эчендә шушы хокук бозу өчен җаваплылыкка 310 кеше тарттырылды.

Мото һәм авто транспортлар белән идарә балигъ булмаганнарга 21 протокол төзелде.

Исерекләр белән көрәш ничек бара?

— Эчкән водительлә— иң кискен торган мәсьәләләрнең тагын берсе. Алар үзләренең генә түгел, тирә-яктагылар өчен дә зур хәвеф тудыра. Үткән елда гына эчкән килеш транспорт чарасы белән идарә иткән 124 водитель җаваплы­лыкка тарттырылды. Ял көннәрендә үткән профилактик рейдлар барышында гына эчеп руль артына утырган берничә кеше тотыла. Бу бит әле ЮХХДИ хезмәткәрләренең юлына очраганнары гына, ә аларга очрамаганнары күпме?!

—Эчкән килеш руль артына утыручылар нәтиҗәләре турында уйламый микән ул?

—Бу кешеләр белән нәрсә этәргәнен әйтүе кыен. Кайбер водительләр, шактый зур штрафларга һәм хәтта җинаять җаваплылыгы янауга карамастан, мондый хокук бозуларны берничә тапкыр эшлиләр. Моны ваемсызлык дип тә әйтеп булмый. Кеше, нәтиҗәләрне белә торып, алдан уйлап җинаятькә бара, дисәк тә була. Нигә? Ни өчен? Мин бу сорауларга җавап бирә алмыйм.

Аз гына эчү дә организмга тискәре йогынты ясый һәм юл-транспорт һәлакәтенә китерергә мөмкин икәнен аңласыннар иде ул алар. Эчкән вакытта үзләрен көчлерәк, кыюрак тоя башлыйлар, ләкин чынында исә ул алай түгел икәнен белеп торабыз. Нәтиҗәдә, бернинди гаебе булмаган, юл хәрәкәтен бозмаган кешеләр эчкән водитель­ләр аркасында җитди каза күрәләр.

Җәяүлеләр арасында да хокук бозучылар бармы?

—Кызганычка каршы, җәяүлеләр арасында да хокук бозучылар очрый. Әйтик, 202 кеше билгеләнгән булмаган урында юл аша чыгу һәм тротуар булганда юлдан бару кебек хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тарттырылды.

—Юл-траснпорт һәлакәтләре, хокук бозулар кимесен өчен нинди чаралар үткәрелә?

—Боларның барысын да алдан профилактикалау һәм кисәтү бик мөһим. Бу максаттан хәвефсезлек пропагандасы буенча инспектор Галия Хәтмуллина мәктәпләрдә, балалар бакчаларында төрле конкурслар, профилактик әңгәмәләр үткәрә. Даими рәвештә район гәзите белән тыгыз бәйләнештә тора. Шулай ук җәмгыять белән актив эшчәнлек итә.

ЮХХДИ хезмәткәрләре юлларда тәүлек әйләнәсе эшли. Юллардагы аеруча хәвефле урыннарны күз уңаеннан беркайчан да ычкыдырмаска тырышалар. Рейдлар барышында булганча районның барлык авылларын да йөреп чыгалар. Мондый рейдлар күбрәк ял  яки бәйрәм көннәрендә оештырыла.

—Денис Рәфхәт улы, ЮХХДИ хезмәткәрләренә ришвәт бирергә маташкан кешеләр булдымы?Моның өчен нинңи җаваплылык көтә аларны?

—Хәзер Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте машиналары эчендә дә, тышкы ягында да видеокүзәтү системасы белән җиhазландырылган. Мондый төшерү судка раслаучы дәлил сыйфатында тәкъдим ителергә мөмкин. Моннан тыш, юл-патруль  инспекторларының күчмә видеокамералары бар, ул форма киеменә беркетелә. Күчмә камералар hәм автомобиль регистраторлары, кагыйдә буларак, юл-патруль хезмәте хезмәткәренә транспорт чарасы туктатылганнан алып, акча тапшырганчы, ришвәт бирү турында мәгълүматны теркәп баралар. Шулай ук, ЮХХДИнең административ биналарында да мондый язмалар алып барыла. Әгәр гражданин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә төзүдән баш тартса, ЮХХДИ хезмәткәре шунда ук урынга тикшерү-оператив төркем чакыртачак. Ул автоинспекторларның күрсәтмәләрен hәм бармак эзләрен теркәп кенә калмый, видеоязманы алып, аны эш материалларына теркәячәк.

Нәтиҗәләп әйткәндә, вазифалы кешегә ришвәт биргән өчен җинаять законнарында 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә максималь җәза каралган (РФ Җинаять Кодексының 291нче мәддәсе). Үткән елда мондый хокук бозу өчен җаваплылыкка 2 кеше тарттырылды. Алар буенча җинаять эшләре кузгатылды.

—Водительләр өчен иң соңгы яңалык нинди?

—Әйе, андый төп яңалык бар. Русия Хөкүмәте  2025 елның 31нче декабренә кадәр алыштырылырга тиешле машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булу вакытын  өч елга озайтты. Мәгълүматлар водительләр катнашлыгыннан башка автомат рәвештә яңартылачак.

Форсаттан кулланып барысын да Яңа 2024нче ел белән котлыйм. Дөньяларыбыз имин, аяз күкләребез тыныч булсын. Юл хәрәкәтендә катнашучыларга исән-имин юллар.

—Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: