Аны карагач адәм баласы ерткыч алдында көчсез булуын күрәсең. Башта аю кешеләр эшләгән җирлеккә кергәнен күргәч ир-ат кычкыра, сызгыра башлый. Аны-моны уйламаган ир вагончиктан чыга һәм алга чабып качарга була. Кире кереп өлгерә алыр идеме, әйтүе читен. Вакыт-мизгел генә. Аю акыручыларга игътибар итми, курка белми, тик корбанын ботарлавын белә.
Иптәшләренә ярдәмгә огнетушитель сиптерүләре дә ярдәм итмәде. Берсен калдырып, икенче ирне дә җилкәсеннән эләктерергә өлгерде. Хезмәттәшләре аптыраганнан йөк машинасын кабызып аюга таба төтен чыгарып бара башлагач кына, ул корбаннарын ташлап кире чикте. Коточкыч кадрлар. Бераздан аю кире килде.
Интернетта бу ир турында төрле имеш-мимеш йөрде.
Аларны дәваларга Мәскәүгә җибәргәннәр. Склифосовский исемендәге институтта ике башкортстанлы дәвалана. Яралары скальп салдыргандай булуы, кулы, аяклары яралары төзәлә баруы турында бүген хәбәр булгач, ярый исән калганнар икән, дип шатланырлык. Яралары төзәлсә дә шрамнары калачак. Кешегә эш шартлары турында , хәвефсезлек тәэмин итү турында нык хәстәрлек күрергә кирәклеген бу вакыйга ачык күрсәтә. Аучы бу аюны юк иткән, әйе. Ә Якутиядә андый аюлар күптер бит. Анда кар яуган, ә аю никтер йокыга талмаган...