Тик суд утырышларында ул ир үзенә кабаттан экспертиза ясауларын сорый. Әлегә ул үз эшенә җавап бирерлеге исбатланган икән шул. Аффект хәлендә булуын исбатлыйсы килә А. Махияновның. Элекке хатынын өе йортында качып көтеп торып, аңа 14 тапкыр кадавын камералар анык күрсәтә. 6, 13 яшьлек улларын телгә алмый әти кеше... Хатынга 32 яшь тулып өлгерми...
Суд дәвам итә. 14 ясаган ярасы өчен 14 елга утыртырлар микән. Әлегә шундый хөкем турында сүз бара иде...
"Башинформ" мәкаләсе кулланылды.