Хәвефсезлек
31 Октября 2023, 04:44

Бәла аяк астында—юлда ватык люк

Иске Балтач авылында  ватын люк хәвеф чыганагы булмасын иде. Илдә мондый люкка төшеп кайгыга таручылар бар.

Бәла аяк астында-юлда ватык люкБәла аяк астында-юлда ватык люк
Бәла аяк астында-юлда ватык люк

Иске Балтач авылында  ватын люк хәвеф чыганагы булырга мөмкин. Урамда бала-чага  йөри. Һәркем аяк астына карап атласа бер хәл, хәзер кар явып киткәч ул ярык-ватык люк-кое күзгә бәрелеп тормый. Телефон фонарен кабызып карагач тирән булуын күрдем. Олы кеше төшеп китмәс кебек, ә травма алуын көт тә тор. Ярык пластик люк ватылмас дип сүз көрәштереп булмый. Тимер түгел ул,  ә пластик янчелеп баручан. Комсомольская урамында икмәк кабул итъ предприятиесенә каршы җирдә ул урнашкан. Тротуар бу турыда уң якта. Һәркем тротуардан йөри дип әйтеп булмый. Әмма мәктәптән кайткатучы балалар нәкъ бу люк-кое яныннан үтүләрен еш күргән бар. 

Телевизион тапшыруларда шундый люк-коеларга төшеп имгәнүчеләр турында хәбәр күп. Андыйлар санына безнекеләр дә кермәсен иде.

Бәла аяк астында-юлда ватык люк
Бәла аяк астында-юлда ватык люк
Бәла аяк астында-юлда ватык люк
Автор:Рима Валиева
Читайте нас