Күрше төбәкнең Азнакай районында була бу хәл.18 яшьлек егет һәм кыз ялда әти-әниләренә ярдәм итәсе килә. Көн озыны көтү көткәндә аруны басарга уйлап суга сикерәләр. Тик чумучылар кире чыкмый. Егет мәетен табулары, ә кызны эзләүләре билгеле. Су коену кагыйдәләрен сакларга кирәк.
Бер олы кеше күзәтүенчә, тирләгән килеш салкын суга чумарга ярамый, диләр. Тән бераз суга өйрәнергә, чирканчык алу кирәк, диләр. Югыйсә, нык кызу көнне кисәк салкын суга чумган кеше миенә начар тәэсир булуын медиклар инкарь итми. Кан басымы үзгәреше, сикерүе хәвефкә китерергә мөмкин. Ул калкып чыга алмаска мөмкин.
Кызу көннәр башлана. Суларда сак булыгыз.