Хәвефсезлек
30 март 2023, 04:36

Подъездда кызын вәхшиләрчә кыйнаган егет эшеннән китә

Ябык ишек артында кыйнаса белгән кеше дә булмас иде. Подъездда камералар астында кыйнагач, бу очракны интернетта  зур тавыш, аптырау булдырды..

Кызны мыскыллап, подъезд камералары астында кыйнаган уфалы эшеннән киткән. 22 яшьлек Радик туганнары белән яши һәм юрист булып эшли. Дөресрәге, эшләде. Скандаллы видеодан соң ул үз теләге белән гариза язган. Хейтерлар һәм журналистлар гаепле дип ышандыра ул. Видео "герое" журналистларга аңлатуынча, ул  һәм сөйгән кызы  бик нык исерек булганнар. (Ә эчү беркемне дә алга илтми). Бервакыт егет үз кызыннан көнләшә һәм, күрәсең, "кыйный, димәк ярата"дигән мәкальне тормышка ашырып, үз мәхәббәтен күрсәтергә карар итә. Зыян күрүченең йөзендә җәрәхәтләр һәм күгәргән урыннар бар. Шулай да кыз аның белән барысы да яхшы, аның дәгъвалары юк, дип аңлата. 

Радик хәзер үзенә урын таба алмый начар дан һәм эшсезлек аркасында борчыла икән.

 

Автор:
Читайте нас