Хәвефсезлек
2 март 2023, 23:00

Мутлашучылар кеше талауны дәвам итә

"Дәүләт хезмәте" ("Госуслуги") рәсеме -эмблемасы белән телефоннан  янә шалтырату булды. Телефон номеры да  күренә-күренүен. Алар, имеш,  кешегә төрлечә "кармак сала" икән.

Мутлашучылар кеше талауны дәвам итәМутлашучылар кеше талауны дәвам итә
Мутлашучылар кеше талауны дәвам итә

Берәүгә: "Сез МФЦ хезмәте аша белешмә сорап мөрәҗәгать иткәнсез",—дип сүз башлаган. Аны-моны уйламаган адәм бернинди белешмә кирәкмәгәнен әйтә. Бу сорау-үтенечне юк итү өчен  телефон номерына СМС киләчәк, шуны сорап үтенгәннәр, ди. Каракка юлыкканын белмәгән кеше аларга СМС тагы дүрт санлы кодны әйткән.  Мутлашучы кодны алгач кредитны  СМС тагы саннарны әйткән кеше исеменә рәсмиләштерүен ишеткән идем. Икенчеләреннән беркатлы булуларын аңлап калган карак  үзләреннән үк кредит алдырган очраклар да булган.

 Өченче кешегә(бу очрак башка районда була): "Сез дәүләт хезмәтенә номерны үзгәртү өчен заявка  биргәнсез",—дип мөрәҗәгать иткән.

—Юк  бер заявка да бирмәдем,—дип олы  ир җаваплаган.

—Ул очракта заявканы юк итү өчентелефоныгызга килгән  СМСтагы саннарны әйтегез,—дип сораган ягымлы тавышлы кыз.

 

Ир СМС килү белән аңа бу саннарны әйткән. Бу кич, 21.00 сәгатьтә булган. Кызы МФЦ хезмәтенә әтисенең документларын тотып иртән үк барган.    Әтисенең Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетын ачкач шаккаталар. Мутлашучылар  күп мөрәҗәгатьләре билгеле булган НДФЛ белешмә, лицевой счётлардан мәгълүматлар, шәхси предприятиелары булуы турында белешмәсе, үзмәшгульлек турында белешмә, пенсия фондыннан белешмә, кредит тарихы бюросыннан белешмә соралган. Ул белешмәләрне алган мутлашучы шәхси предприятие ачуга гариза-заявка биргән. Полициягә барырга мәҗбүр булганнар. Анда  бу схема буенча күпләрне төпбашка утыртулары турында әйтәләр. Салым инспекциясенә барып шәхси предприятие ачуга гариза-заявканы гамәлдән чыгарырга кушалар. Беркөнлек фирмалар кеше исеменә ачалар икән. Анда мутлашучыныж схемалары буенча акча әйләнешен кулланып калалар икән. Дәүләт хезмәтендә кешенең электрон имзасы булган очракта милекләреннән колак каккан очраклар да булган икән. Улэш(сделканы) 40 минутта эшләгәннәр, ә туктатырга форсат чыкмаган. Имештер, хәйрия исәбеннән эшләнелгән. Ә ул фонд Африка илендә теркәлгән.  Башка илдәге "юрисдикция"сендә  булганлыктан, безнең илдә мондый эш-гамәлгә киртә куя алмаганнар...

Ватсап мессенджеры аша бер хезмәт тә шалтыратмый.  Шәхси кеше фотосы урынына Дәүләт хезмәте эмблемасын куйган бер оятсызы -6196 саннарга беткән телефон номерыннан шалтыратты. Әмма шалтыратса да алмадым. Ялганлы мөнәсәбәтен "артык җылы" сүзләрен тыңлыйсы килмәде.  Хезмәт хакын эшләп алуы алар өчен авырдыр. Бәлки, җазаны катгыйлатмый булмыйдыр.  Мутлашучылар кәлтә еланы койрыгын ташлаган кебек  тиз юкка чыга. Тотарлык түгел. 

 Телефон буенча СМСта килгән саннарны, янә картаның эчке ягындагы өч санны беркемгә дә әйтергә ЯРАМЫЙ. Паспорт мәгълүматларын да телефоннан һәркемгә әйтү кирәкмәгән эш.  "Куркынычсыз" счётларга  акча күчерү турында сүз чыкса, полиция исеменнән сөйләүчеләр булса телефоннан сөйләшүне өзәргә кирәк. Банкка үз аякларыгыз белән барып килеп туган сорауны хәл итәчәксез, телефон аша түгел, дип кырт киссәгез дә артык түгел.

Хәләл белән хәрәмне аермаганнарга намус турында сөйләүдән ни мәгънә? Кредитны кеше үзе банкка барып ача ала бит. Аек акыл белән яшәргә кирәк. Бу мутлашучылар бүре өере кебек ауга чыккандай кылана. Кемгә шалтыратмый калдылар икән? Алар бәхетле.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас