Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
17 февраль 2023, 10:53

Профилактик очрашу марафоны

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча өлкән сыйныф укучылары белән очрашу марафоны Түбән Иванайда үтте

Профилактик очрашу марафоны
Профилактик очрашу марафоны

16 февраль көнне Балтач районы мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Хисмәтов А., Балтач районында Гаилә хезмәте психологы Гарифуллина Ф. , Балтач районы буенча Эчке эшләр бүлеге инспекторы Хөсәенова А. , Иске Балтач 2 нче урта мәктәбенең социаль педагогы Вәлиева Г.  белән берлектә Түбән Иванай авылы урта мәктәбендә профилактик әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә ахырында укучыларга балаларга, яшүсмерләргә һәм аларның ата-аналарына бушлай психологик ярдәм күрсәтү турында мәгълүмат бирелде. Балалар ышаныч телефонының (бушлай )номерына - 8-800-2000-122 шалтыратып карадылар.

Мондый очрашулар балалар өчен мөһим. Тормыш сынауларын үтәргә ярдәм итә.

Профилактик очрашу марафоны
Профилактик очрашу марафоны
Профилактик очрашу марафоны
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: