Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
17 февраль 2023, 17:09

Бөтендөнья хәвефсез интернет көнендә

Балтач район бүлекчәсе приставлары Иске Балтач  2нче урта мәктәбендә  мәгълүмати куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату максатыннан мәгълүмати акция үткәрделәр.

Бөтендөнья хәвефсез интернет көнендә
Бөтендөнья хәвефсез интернет көнендә

15 февральдә Бөтендөнья куркынычсыз интернет көне кысаларында Балтач район бүлекчәсе приставлары Иске Балтач  2нче урта мәктәбендә гражданнарның хокукый һәм финанс грамоталылыгын арттыру, мәгълүмати куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату максатыннан мәгълүмати акция үткәрделәр.  Мәктәпнең 9-11 сыйныф укучылары эчке хезмәт лейтенантлары Фазылбакова Айгөл Илүсова һәм Садрова Ләйсән Фидаритовна белән очраштылар. Хөрмәтле әти-әниләр һәм укучылар, уяу булыгыз! Гади "компьютер гигиена"сы кагыйдәләрен үтәп, теләсә нинди мошенниклык куркынычын киметергә мөмкин.

 Бүген үсмерләр генә түгел, олылар да  мутлашучыларның капканына эләгергә мөмкин. Балаларның кемнәр белән аралашуын, нинди элемтә булуын ата-ана контрольдә тотса яхшы була. Әллә ярамаган сайтлар балаларны җәлеп итәргә тырыша. бердәм булу хаталарны булдырмый.

Бөтендөнья хәвефсез интернет көнендә
Бөтендөнья хәвефсез интернет көнендә
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: