Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
18 гыйнвар 2023, 09:48

Юллар иминлеге сагында торучылар алар

Кышкы вакытта юл-транспорт hәлакәтләренә китергән сәбәпләр, районда профилактик чаралар үтүе, яңа үзгәрешләр һәм еш очрый торган хокук бозулар турында юл хәрәкәте хәвефсезлеге Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Денис ГАТТАРОВ белән әңгәмә кордык.

Юллар иминлеге сагында торучылар алар
Юллар иминлеге сагында торучылар алар

Кышкы юл водительләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә бик күп хәвефсезлек тудыра. Укучылар бәйрәм ялларында урамда күп вакытларын үткәрәләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгәндә фаҗигале хәлгә эләгү куркынычы бар. Моннан тыш, юлда булган мондыйм хәлләрне арттыруга сезонлы факторлар да йогынты ясый: кыска көн, уңайсыз һава шартлары – кар, бозлавык һәм һаваның түбән температурасы.

Кышкы вакытта юл-транспорт hәлакәтләренә китергән сәбәпләр, районда профилактик чаралар үтүе, яңа үзгәрешләр һәм еш очрый торган хокук бозулар турында юл хәрәкәте хәвефсезлеге Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Денис ГАТТАРОВ  белән әңгәмә кордык.

—Денис Рәфхәт улы, соңгы вакытларда телевидениедә, интернет челтәрләрдә автомобильләргә тюбинглар бәйләп шуулар турында күрсәтәләр. Чынында, бик куркыныч хәл. Моңа административ җәзалар каралганмы ул?

—Балтач районы дәүләт автоинспекциясе автомобильгә  бәйләнгән чана һәм башка җайланмаларда шуу — тормыш өчен куркыныч булуын аеруча кисәтә. Әйе, кызганычка каршы, мондый видеолар интернет челтәрләрендә бик күп.

Автомобильгә бәйләнгән тюбинг кыска вакытта зур тизлекне җыя. Кызганычка каршы, мондый кышкы “күңел ачулар” елдан-ел популярлаша бара.

"Ватрушка” да шуучы машина юлында булса, ул инде юл хәрәкәтендә катнаша дигән сүз. Бу очракта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен РФ Административ хокук бозулар турында Кодексы 12.29 мәддәсенең 2нче өлеше буенча 800 сум күләмендә административ штраф каралган.

Моннан тыш, мондый шуу өчен транспорт чарасын йөртүче дә җаваплылыкка тарттырылачак. Аңа административ хокук бозулар турында Кодексы 12.23 мәддәсенең 2нче өлеше буенча 1000 сум күләмендә административ штраф салына.

Тюбинглар үзләре бик җиңел һәм шомалар. Әгәр дә шуган чакта аның астына берәр нәрсә эләксә яисә түмгәк булса, кинәт нык итеп “сикертергә” мөмкин. Нәтиҗәдә, баланың имгәнү очрагы барлыкка килә.  Шуңа күрә, сак һәм сәламәт булыйк.

Әлеге вакытта көннәр кыска. Караңгы вакытларда машина йөртүче юлга чыккан җәяүлене соң күреп ала, аның дөрес карарга килеп аварияне булдырмый калу өчен вакыты бик аз, бары берничә мизгел генә була.  Җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч элементлар файдалану кирәклеге турында әйтеп үтсәгез иде...

—Күп очракта машина йөртүчеләр, каршыга килүче транспорт фаралары яктысыннан күзләре чагылып, юл аша йөгереп чыгучы җәяүлене күрми калалар. Ә кайчагында җәяүлеләр автомобиль юлы буйлап яисә юл янәшәсеннән үк атлыйлар, өстәвенә, кичен күзгә ташланмый торган караңгы киемнәрдә булалар. Шуның өчен дә киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу бик мөhим. Алар яктыртылмаган юлда җәяүлене күрү мөмкинлеген арттыралар hәм юл-транспорт hәлакәте чыгу ихтималын киметәләр.

Якыннан яктыртучы фаралар белән автомобиль йөртүче җәяүлене юлда 25-50 метр арада күрә ала. Әгәр җәяүле яктылык кайтаргыч элементлар кулланса, бу ара 150—200 метрга кадәр арта. Ә инде еракка яктыртучы фаралар белән автомобиль йөртүче җәяүлене 100 метрдан күрсә, яктырткыч элементлар кулланган кешене ул 350 метр ераклыктан ук күрә.

—Мондый кирәкле һәм  бер караганда гади генә файдалы әйберләр турында балаларга аңлату эшләре алып барыладыр?

—Әйе, районда мондый чаралар даими рәвештә үтә.  Әле күптән түгел генә, 19нчы декабрьдән 13нче гыйнварга кадәр, “Игътибар-балалар!” акциясе үтте.

Ул балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүен булдырмау максатыннан оештырыла. ЮХХДИ хезмәткәрләре бу чорда балаларны транспорт чаралары салонында йөртүгә, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга аерым игътибар бирделәр.

“Игътибар-балалар!” акциясе кысаларында районыбызның ЮХХДИ хезмәткәрләре төрле профилактик чаралар үткәрде. Болар — балалар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча төрле аңлату эшләре, мәгариф учреждениеләрендә инспекция хезмәткәрләре катнашында юлларда балаларның үзләрен тотышы мәсьәләләре буенча ата-аналар җыелышлары үткәрелде, балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту буенча төрле конкурслар hәм викториналар рәвешендә уздырылды.

—Районда видеокамералар да эшли. Күпләргә, халык сүзендәгечә, “бәхет” хатлары килеп тора. Штраф түләү вакытлары турында сөйләп үтсәгез иде...

—Административ хокук бозу турындагы карар законлы көченә кергәннән алып,  штрафларны түләү вакыты 60 көн тәшкил итә.

Аның белән килешмәсәгез, шикаять бирүнең 10 көнлек мөтдәте (срогы) бар. Шулай ук штрафның ярты хакын гына дәүләт хезмәтләре аша, штраф турында карар чыгарылганнан соң, 20 көн эчендә түләргә мөмкин. Ләкин, мондый ташлама кабат эшләнгән  хокук бозулар өчен каралмаган. Мәсәлән, светофорның рөхсәт ителмәгән сигналына чыгу, теркәлмәгән машина белән идарә итү.

Моннан тыш, ташлама исерек килеш транспорт белән идарә итүчеләргә яки идарә итү хокукын  исерек булганга бирүчеләргә, медицина тикшерүен узудан баш тарткан кешеләргә hәм зыян күрүченең сәламәтлегенә җиңел hәм уртача авырлык китереп, юл-транспорт hәлакәтләре кылган машина йөртүчеләргә дә бирелмәячәк.

Административ штрафны вакытында түләнмәгән очракта, хокук бозучыны Русия Федерациясе  Административ хокук бозулар Кодексы 20.25 мәддәсенең 1нче өлешендә каралган җәза көтә. Ул түләнмәгән штраф суммасыннан икеләтә күләмдә штраф салуга яки 15 тәүлеккә кадәр административ арестка, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп ителә.

2022нче эчендә Балтач районында судка  Административ хокук бозулар Кодексы  20.25 мәддәсенең 1нче өлеше буенча 106 эш җибәрелде.

—Еш очрый торган нинди хокук бозуларны билгели аласыз?

—Мәсәлән, 2022нче ел дәвамында, водитель таныклыгы булмаган 67 кеше җаваплылыкка тарттырылды. Бу төр җинаять өчен хәтта җитди җәза да гражданнарны таныксыз машина руле артына утырудан туктатмый. Тагын бер киң таралган хокук бозу — водительләр дә, пассажирлар да хәвефсезлек каешын такмау. Әлеге хокук бозу өчен җаваплылыкка 1087 кеше тарттырылды. Бигрәк тә куркынычы — балаларны еш кына махсус каешсыз йөртәләр.

Еш очрый торган хокук бозулар тагын берсе — җәяүлеләр кичүендә җәяүлеләргә өстенлек бирмәү. Биредә шундый 39 очрак ачыкланды.

Каршы полосага чыгу — аерым бер урынны алып тора.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Административ хокук бозулар турында Кодексы 12.15 мәддәсенең 4нче өлеше нигезендә, каршы полосага чыгу биш мең сум күләмендә административ штраф салуга яки дүрт айдан алты айга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә. Әгәр дә инде шундый ук хокук бозу очрагы кабатланса, бер елга транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Каршы полоса буенча хәрәкәт итү еш кына юл һәлакәтләренең төп сәбәбе булып тора, аларда кешеләр җәрәхәтләр ала һәм һәлак булалар. Үткән ел эчендә шушы хокук бозу өчен җаваплылыкка 410 кеше тарттырылды.

—Исерек килеш автомобиль белән идарә иткән өчен ничә водитель җаваплылыкка тарттырылды?

—Ел эчендә руль артында теге яки бу дәрәҗәдә исерек булган 98 кеше ачыкланды. Бу кешеләр белән нәрсә этәргәнен әйтүе кыен. Кайбер машина йөртүчеләр, шактый зур штрафларга һәм хәтта — аерым очракларда — җинаять җаваплылыгы янауга карамастан, мондый хокук бозуларны берничә тапкыр эшлиләр. Моны ваемсызлык дип тә әйтеп булмый. Кеше, нәтиҗәләрне белә торып, алдан уйлап җинаятькә бара, дисәк тә була. Нигә? Ни өчен? Мин бу сорауларга җавап бирә алмыйм.

Ә җәяүлеләр белән хәл ничек тора?

—Кызганычка каршы, җәяүлеләр арасында да хокук бозучылар очрый. Әйтик, 278 кеше билгеләнгән булмаган урында юл аша чыгу һәм тротуар булганда юлдан бару кебек хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тарттырылды.

—ЮХХДИ хезмәткәрләре машиналарны болай гына, бер нинди сәбәпсез дигәндәй туктата аламы?

Бер яктан гади генә булса да, авыр сорау бу. ЮХХДИ хезмәткәрләре нинди булса да транспортны туктатырга һәм водительнең документларын тикшерергә хокуклы. Ләкин ул моны нинди дә булса чара кысаларында эшләргә һәм сәбәбен билгеләргә тиеш. Автомобильчеләр, туктату сәбәбен кире кагу өчен, безнең норматив документларны кулланырга тырыша, әмма бу документлар безнең өчен, калганнар өчен — федераль закон, административ регламент. Анда барысы да төгәл язылган.

Сез мине постта гына туктата аласыз, диләр күпләр. Хезмәткәр эшкә чыкты — димәк ул инде постта. Әгәр дә туктатмаса һәм тикшермәсә, мәсәлән, исерек водительне ничек ачыклый ул? Машинасында  менә мин эчтем дигән табличкасы юк бит. Ярый, сезне туктаттылар, шик тудырмыйсыз, документлар тәртиптә — ары таба юлыгызны дәвам итәсез бит. Сезгә хәерле көн дә теләп калырлар.

—Денис Рәфхәт улы, ЮХХДИ хезмәткәрләренә ришвәт бирү нинди җаваплылыкка китерүе турында кыска гына әйтеп үтсәгез иде.Һәм районда мондый очраклар булдымы?

—Хәзер Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте машиналары эчендә дә, тышкы ягында да видеокүзәтү системасы белән җиhазландырылган. Мондый төшерү судка раслаучы дәлил сыйфатында тәкъдим ителергә мөмкин. Моннан тыш, юл-патруль  инспекторларының күчмә видеокамералары бар, ул форма киеменә беркетелә. Күчмә камералар hәм автомобиль регистраторлары, кагыйдә буларак, юл-патруль хезмәте хезмәткәренә транспорт чарасы туктатылганнан алып, акча тапшырганчы, ришвәт бирү турында мәгълүматны теркәп баралар. Шулай ук, ЮХХДИнең административ биналарында да мондый язмалар алып барыла. Әгәр гражданин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә төзүдән баш тартса, ЮХХДИ хезмәткәре шунда ук урынга тикшерү-оператив төркем чакыртачак. Ул автоинспекторларның күрсәтмәләрен hәм бармак эзләрен теркәп кенә калмый, видеоязманы алып, аны эш материалларына теркәячәк.

Нәтиҗәләп әйткәндә, вазифалы кешегә ришвәт биргән өчен җинаять законнарында 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә максималь җәза каралган (РФ Җинаять Кодексының 291нче мәддәсе). Үткән елда мондый хокук бозу өчен җаваплылыкка 2 кеше тарттырылды. 

—Транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән очракта ни эшләргә?

—Әгәр сез машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителсәгез, таныклык бу хокуктан мәхрүм итү вакыты беткәч кире кайтарылачак.

„Махсус хокуктан мәхрүм итү вакытын исәпләү” Русия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 32.7нче мәддәсе нигезендә, махсус хокуктан мәхрүм итү срогы тиешле махсус хокуктан мәхрүм итү рәвешендә административ җәза билгеләү турындагы карар законлы көченә кергән көннән башлана.

Закон көченә кергән көннән алып өч эш көне эчендә транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җәза билгеләү турындагы карар үз көченә кергән көннән соң, транспорт белән идарә итүче  ЮХХДИ бүлегенә  таныклыгын тапшырырга, ә югалган очракта бу хакта шул ук вакытта хәбәр итәргә тиеш.

Тагы да әйтеп үтәргә кирәк, билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән автомобиль белән идарә иткән өчен беренче тапкыр 500—800 сум штраф салынырга, ә кабат бозган очракта 5 мең сум яисә 1 айдан 3 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.

Автомобильче 10 көн эчендә транспорт чарасының элекке хуҗасы үзгәрүгә бәйле теркәү мәглүматларына үзгәрешләр кертү өчен Дәүләт автоинспекциясенең теркәү бүлекчәсенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Элегрәк төшерелгән яки аның артыннан теркәлгән транспорт чаралары турында мәгълүмат алу өчен ул Дәүләт автоинспекциясенең теркәү бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә ала.

—Яңа елдан хезмәтегездә нинди үзгәрешләр бар?

—Иң төп үзгәреш — 1нче гыйнвардан “Дәүләт хезмәтләре" аша пошлиналар түләүгә ташлама гамәлдән чыгарылды.

Русия Федерациясе Финанс министрлыгының рәсми мәгълүматы буенча, 2023 елның 1нче гыйнварыннан “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша дәүләт пошлиналарын түләүгә автоматик рәвештә бирелә торган 30 процент ташлама бетерелде.

Ташлама белән 2017нче елдан бирле кулланырга мөмкин иде. Башта бу чара 2019 елга кадәр гамәлдә булачак дип уйланыла, ары таба берничә тапкыр озайтыла.

“Дәүләт хезмәтләре” порталында шулай ук автомобиль штрафларын да түләргә була. 50 процент ташлама портал аша түләүчеләргә генә түгел, ә 20 көн эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны түләүчеләргә бирелә. Әгәр дә куелган вакыт үтәлсә, ташлама автоматик рәвештә карала. Өстәвенә, әлеге ташламаның гамәлдә булу вакыты куелмаган, ул Административ хокук бозулар турында Русия Федерациясе Кодексы 32.2 мәддәсендә билгеләнгән.

—Денис Рәфхәт улы, әңгәмә ахырында укучыларыбызга нәрсәләр әйтер идегез?

—Мин тагын бер кат юл хәрәкәтендә катнашучыларга — водительләргә дә, җәяүлеләргә дә юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлеше – ЮХХДИ хезмәткәрләренең үҗәт таләбе генә түгел икәнен искә төшерәсем килә. Һәр кагыйдә артында дигәндәй кемнеңдер тормышы яисә сәламәтлеге тора. Шуңа күрә аларны үтәүне санга сукмау — бик зур җавапсызлык ул.

Автор:
Читайте нас: