Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
11 гыйнвар 2023, 13:40

Гәүдәсе бозга туңган

Ставропольедә 50 яшьлек ир өенә тизрәк кайтасы килгәндер инде. Кызганыч...

 Ир кайтканда юлын кыскартыйм, дип Комсомольский канал аша үтәргә була.  Юлында боз ярылып китеп ир суга егылган.“Беренче тапкыр ул боз өстенә чыга алган, ә менә икенче тапкыр егылуы аның өчен һәлакәт белән тәмамланган. Туңуы һәм хәле китүе сәбәпле ул икенче ярга чыга алмаган”, – дип сөйләгән коткаручылар. Суга егылып, бозга туңып үлгән. Гәүдәсен, бозга туңып ябышканга күрә, ярга алып чыгар өчен коткаручылар бозны кискәләгән.

 Урау булса да юл яхшы диләр. Хәвефсезлек кагыйдәсен сакларга кирәк.Бу хакта төбәкнең янгынга каршы һәм авария-коткару хезмәте хәбәр итә. Боздан йөрү куркыныч.Әгәр дә кеше боз астына төшсә, кулларны киң ике якка җәергә, таратырга һәм боз ярылганның читенә таянырга кирәк. Судан кискен хәрәкәтләрсез чыгарга кирәк. Ике аякны чиратлашып өскә чыгарырга кирәк.

 Чыга алгач, шунда ук торырга кирәк түгел. Юл каян башланган һәм боз мәйданы тикшерелгән якка таба барырга кирәк. Өйдә булгач, шунда ук җылынырга: югалырга, коры киемгә кияргә һәм кайнар чәй эчәргә кирәк.

 

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: