Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
27 октябрь 2022, 11:34

Хәвефсезлек темасына очрашу

26нчы октябрендә Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә гадәттән тыш хәлләр буенча әңгәмә булды. Ул чакта үзеңне ничек тотарга?

Хәвефсезлек темасына очрашу
Хәвефсезлек темасына очрашу

26нчы октябрьдә Иске Балтач  2нче урта мәктәбендә гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитетының янгыннарны профилактикалау үзәге инструкторы Хиҗәпов Ришат Нурихан улы белән очрашу узды. Әңгәмә барышында түбәндәге сораулар каралды: «Табигать һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында», «Аварияләр, янгыннар, бәхетсезлек очраклары вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында», «Көзге каникул вакытында куркынычсыз тәртип». Инструктор укучылар өчен куркынычсызлык нигезләре буенча кызыклы һәм танып белү мәсьәләләре әзерләде. Балаларга "Шырпы - балаларга уенчык түгел", ут белән уйнау бик куркыныч, дип аңлаттылар, әмма шырпы күзәтүсез булган очракта  кешенең аяусыз дошманына әверелергә мөмкин. Балаларга шулай ук ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын искә төшерделәр һәм тематик видеороликларны карау оештырылды.

 

Хәвефсезлек темасына очрашу
Хәвефсезлек темасына очрашу
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: