Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
4 октябрь 2022, 12:16

Дәүләт автоинспекциясе искәртә

Юл-патруль хезмәте инспекторына ришвәт биргән өчен җинаять законнарында 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә максималь җәза каралган.

Дәүләт автоинспекциясе искәртә
Дәүләт автоинспекциясе искәртә

Юл-патруль хезмәте инспекторына ришвәт биргән өчен җинаять законнарында 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә максималь җәза каралган.

Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте автомобильләренең барысы да тышкы ягында да, эчендә дә өзлексез яздыруны гамәлгә ашыручы видеокүзәтү системасы белән җиhазланган. Мондый төшерү судка раслаучы дәлил сыйфатында тәкъдим ителергә мөмкин. Моннан тыш, юл-патруль хезмәте инспекторларының күчмә видеокамерасы бар, ул форма киеменә  беркетелә. Күчмә камералардан hәм автомобиль регистраторларыннан видеога төшерүләр дә, кагыйдә буларак, юл-патруль  хезмәте хезмәткәренә транспорт чарасы туктатылганнан алып, акча тапшырганчы ришвәт бирергә маташу турында мәгълүматны теркәп бара. Шулай ук, ЮХХДИнең административ биналарында да мондый язма алып барыла. Әгәр гражданин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә төзүдән баш тартса, ЮХХДИ хезмәткәрләре шунда ук урынга тикшерү-оператив төркем чакыртачак. Ул автоинспекторларның күрсәтмәләрен hәм бармак эзләрен теркәп кенә калмый, видеоязманы алып, аны эш материалларына теркәячәк.

Нәтиҗәләп әйткәндә, вазифалы кешегә ришвәт биргән өчен җинаять законнарында 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә максималь җәза каралган (РФ Җинаять  Кодексының 291нче мәддәсе).

Айгөл Арсланова,

юл хәрәкәте иминлеген

пропагандалау буенча инспектор.

Автор:
Читайте нас: