Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
4 октябрь 2022, 14:15

«Балачакның куркынычсыз юлы»

3 октябрендә Р.Галиева исемендәге Борай район мәдәният йортында Башкортостан Республикасы мәгариф оешмалары командалары арасында «Балачакның куркынычсыз юлы» Республика КВН конкурсының зона этабы узды.

Иске Балтач 2 нче урта мәктәбенең "Регион 02» командасын һәм аларның җитәкчеләре - Әнвәрова Гөлназ Рамил кызы һәм Вәлиева Гүзәл Имагинат кызын котларга мөмкин. Безнең район командасы һәрвакыттагыча иң яхшысы булды һәм «Иң оешкан җәяүлеләр»номинациясенә лаек булды. Команданың капитаны Сабирова Азалия капитаннар конкурсында җиңүче буларак танылды. Афәрин, сезнең җиңүегез  горурланырлык һәм сокланырлык. Булдырдыгыз! Яңа җиңүләрегез алда көтсен.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: